Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханда видеога төшерә башлаячаклар
Яңа регламент кертелә
Машина йөртү таныклыгына имтихан бирүнең теория өлешен видеога төшереп барачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламентны раслау турындагы карарына сылтама белән РИА Новости яза.
«Теория имтиханын тапшыру буенча административ процедура түбәндәге административ гамәлләрне үз эченә ала: имтихан тапшыру сыйныфына куелган аудио-видеокүзәтү җиһазларының эшләвен тикшерү», — диелә документта.
Хәзер имтихан алучының эш урыны «машина йөртү таныклыгы алучыларны визуаль контрольдә тотуны тәэмин итәргә тиеш», шул ук вакытта видеокамералар булу мәҗбүри түгел.
Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев