Машина йөртүчеләргә жилет кию мәҗбүри
18 марттан машина йөртүчеләр юл кагыйдәләренә кертелгән кайбер үзгәрешләрне истә тотарга тиеш.
Тәүлекнең караңгы вакытында яки юлда күз күреме начар булганда транспорт чарасын юлда яки юл кырыена мәҗбүри туктатканда машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч полосалы жилет йә куртка кияргә киңәш ителә.
Шуны да искәртәбез: юл кагыйдәләренең моңа кагылышлы яңа пунктын үтәмәгән өчен әлегә административ җаваплылык каралмаган.
Зилә ЗАРИПОВА,
Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев