Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр велосипедчылар катнашындагы аварияләр санын киметергә ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»).

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк. Алар, аерым алганда, велосипедчылар хәрәкәте кагыйдәләрен регламентлаштырачак. Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карары рәсми порталда дөнья күргән.

Урамнарда велосипедчыларның өстенлеген тәэмин итү өчен «Велосипед» зонасы төшенчәсе кертелә», - диелә документта. Әлеге урамнарда велосипедчылар механик транспорт чаралары алдында өстенлеккә ия булачак. Мондый зоналарда иң югары тизлек сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш.

Җәяүлеләргә әлеге участоклар аша теләсә кайсы тыелмаган урыннан чыгарга рөхсәт ителә. Мондый зоналарны билгеләү өчен яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк.

Велосипедчыларга да торак зоналарында хәрәкәт итәргә рөхсәт итәчәкләр.

Әлеге үзгәрешләр илдә җәяүлеләр һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү максатыннан кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев