Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Татарстанда авариядә бер бала могҗиза белән генә исән калган

Бер яшьлек сабый "күлмәктән туган"

Татарстан трассасында авариядә бер бала автокресло аркасында исән калган. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың ЮХИДИ хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстандагы трассада йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машина пассажирлары автомобильдә кысылып калган. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәлак булган, җиңел машинадагы өч пассажир имгәнгән.  

Республиканың ЮХИДИ хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиңел машинадагы пассажирлар арасында бер яшьлек бала да булган. Ул балалар автокреслосында утырган һәм зыян күрмәгән.  

Татарстанның ЮХИДИ хезмәте балалар өчен автокреслоларның юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен һәм үлем очракларын булдырмау өчен иң нәтиҗәле чара булуын искә төшерә.

Баланы автокреслода 7 яшькә кадәр йөртергә кирәк, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бала бу яшьтән узгач та автокресло кулланырга киңәш итә.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев