Тирсә укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен белү буенча “имтихан“ тоттылар
“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина Тирсә мәктәбе яны лагеренда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара уздырды.
Балалар “Сөйләшә торган кубиклар“, пазллар җыю буенча “Транспорт“, “Беренче ярдәм“, “Сүзне бел“ һәм башка бәй геләрдә осталыкларын һәм өлгерлекләрен күрсәттеләр.
Җәй – балаларның велосипедта йөрергә яраткан чоры да ул. Раушания Васимовна велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев