Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

11 апрельдән ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрде

Нәрсәне белергә кирәк

11 апрельдән Россиядә ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрә. «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгына сылтама белән шул хакта яза.

Элегрәк Хөкүмәт Хезмәт министрлыгының файдаланылмаган ана капиталы акчаларын тупланма пенсияне формалаштыруга җибәрү кагыйдәләрен раслау буенча вәкаләтләре турындагы проектны хуплаган иде.

Ведомствода аңлатуларынча, Хезмәт министрлыгының яңа вәкаләтләре 2020 елда федераль закон кабул итүгә бәйле. Закон ата-аналарга ана капиталы белән идарә итүне күпкә сыгылмалы итә. Элек ата-аналар аларны башка максатларга куллануны сорап, алардан файдаланмаган очракта, акчаларны тупланма пенсиягә күчерү өчен гамәлләр тәртибе юк иде.

Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, ярты ел дәвамында, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала. Бу вакытта карар кабул ителмәсә, Пенсия фондына гариза язып аны тагын бер кат озайтырга була.

Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчаларын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев