Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аларга төрмә яный

    Россиянең Татарстан буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең Алабуга районара бүлеге 8 кешелек төркемгә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Әлеге төркем Әгерҗе территориясендә зур күләмдә наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнгән. Тикшерү эше бер елга сузылды, ә март башында 16 томлык җинаять эше Әгерҗе судына юлланды. Узган елның язында...

    Россиянең Татарстан буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең Алабуга районара бүлеге 8 кешелек төркемгә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Әлеге төркем Әгерҗе территориясендә зур күләмдә наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнгән.
    Тикшерү эше бер елга сузылды, ә март башында 16 томлык җинаять эше Әгерҗе судына юлланды.

    Узган елның язында наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан Әгерҗедә наркотиклар сатучы җинаятьчел төркем тотылган иде. Бер көн эчендә генә дә әлеге төркем тәкъдим иткән наркотик кулланучы 16 Әгерҗе кешесе тоткарланды. Тикшерү күрсәткәнчә, наркотик кулланучыларның берничәсе машинист ярдәмчесе булып эшләгән. Төркемнең һәр кешесенә үз роле тапшырылган булган. Кемдер наркотикларны Чаллыдан алып кайткан. Икенчеләре аларны саклау өчен җаваплы булган. Ә икесе шәхси автомобильләрендә наркотик матдәләрне клиентларга тараткан.
    Җинаятьчел төркемне оештыручыларның берсе - инде авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән, гомеренең өчтән бер өлешен төрмәдә уздырган Әгерҗе "авторитет"ы. Бу җинаятьчел төркемдәге 6 кеше наркотиклар куллана, тик берсе дә наркология кабинетында исәптә тормый.
    Тикшерү барышында 30дан артык тентү уздырылып, алардан зур күләмдә наркотик матдәләр алынды. 4се сак астына алынды. Җинаятьчел төркемгә керүчеләрнең берсе дә үз гаебен танырга теләмәде. Аларның һәркайсына 8 елдан алып 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Нинди җәза алуларын судтан соң хәбәр итәрбез әле.
    Хөрмәтле әгерҗелеләр!
    Сезнең "ышаныч телефоны"на шалтыратып, наркобароннар, наркопритоннар турында хәбәрләр җиткерүегез наркополиция хезмәткәрләре эшчәнлеге өчен бик мөһим. Телефон буенча хәбәр ителгән һәр аноним мәгълүмат безнең хезмәткәрләр тарафыннан җентекләп тикшерелә. Әгәр сезгә наркотикларның законсыз әйләнешен белән бәйле нинди дә булса мәгълүмат билгеле икән, 8(85557)39770 телефонына шалтыратыгыз йә Алабуга районара бүлегенең Интернеттагы адресына языгыз. Безнең адрес: ufskn.elabuga@tatar.ru
    Сезнең хәбәрегез күпләрне "ак үлем"нән йолып калырга ярдәм итәр.
    Айдар МӨХӘММӘТҖАНОВ,
    Россиянең Татарстан буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Алабуга районара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: