Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Аракы урынына ... агу

Әгерҗе район суды 42 яшьлек әзәрбайҗанлы Мозаффар Гусейновка карата җинаять эшен карады. Ул кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган алкогольле эчемлек саткан өчен хөкем ителде. Оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләренә Пермьдә яшәүче М.Гусейновның ("Гусейнов" шәхси предприятиесе товар белгече) Татарстан территориясендә кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян китерә торган, составында спирт булган продукция...

Әгерҗе район суды 42 яшьлек әзәрбайҗанлы Мозаффар Гусейновка карата җинаять эшен карады. Ул кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган алкогольле эчемлек саткан өчен хөкем ителде.
Оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләренә Пермьдә яшәүче М.Гусейновның ("Гусейнов" шәхси предприятиесе товар белгече) Татарстан территориясендә кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян китерә торган, составында спирт булган продукция сатуы турында мәгълүмат килеп ирешә.
2011 елның 6 октябрендә кичке 10нан алып төнге 1гә кадәр М.Гусейнов Пермь шәһәрендә 16 регионнан килгән КамАЗ машинасына 825 әрҗә алкоголь продукциясе төйи һәм Әгерҗегә алып килә. 7 октябрь көнне иртәнге 7дә Әгерҗенең К.Маркс урамындагы 3нче йорт янында ул әлеге алкогольле продукцияне законсыз рәвештә сата. Бу - 16500 (!) бутылкага тутырылган, этикеткаларына "Наша марка", "Сибирская березка" "Пристань" дип язылган техник спирт була. Шешәсен 61 сумнан, барлыгы 1 млн 5 мең сумлык эчемлек сата ул.
Эксперт мәгълүматларына караганда, гражданин Гусейновтан тикшерү сатып алуы үткәргән вакытта алынган "Наша марка" һәм "Сибирская березка" этикеткалы ике шешәдә составында кротон альдегиды, ацетон, бензальдегид кебек агулы кушылмалы су-спирт катнашмасы булган. Әлеге катнашма кеше тормышы куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми.
Әгерҗе район суды карары нигезендә Мозаффар Гусейнов бу җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. Аңа 250 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Антон ПОЛЯКОВ,
район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев