Балалар бакчасы өчен түләү артты
Белеп торыгыз
Быелның 1 январеннан балалар бакчасына ата-аналар түләве дүрт процентка артты. Бу – уртача 130 сум тирәсе.
– Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итү чыгымнары үсү, шул исәптән туклану продуктларына бәяләр арту белән бәйле. Әлеге бәяләр район башкарма комитеты карары белән расланган, – ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Айлык түләү суммасы, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенең шәһәрдә яки авылда урнашуына, эш режимына, баланың яшенә карап төрлечә. Мәсәлән, атнасына биш көн эшләүче шәһәр бакчасында өч яшькә кадәрге сабый 10,5 сәгатькә калса, 3086 сум түләргә кирәк. Әлеге сумманың 2097 сумы – туклануга.
Ата-аналар өчен компенсация түләүләре һәм ташламалар саклана. Беренче балага бакча өчен түләгән бәянең – 20, икенчегә – 50, өченчегә һәм калган балаларга 70 проценты компенсацияләнә. Гаиләдә кеше башына керем 20 мең сумнан ким булган очракта да акча өлешчә кире кайтарыла. Инвалид, ятим, опекага алынган балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналардан акча алынмый.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 18:00Бакчадагы корткычлар белән вакытында көрәшегез Үзегез әзерләгән төнәтмә ярдәмгә килер13300
-
24 май 2022 - 16:28Кояш баткач идән юарга ярыймы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде16500
-
24 май 2022 - 12:54Татарстанда яшәүче меңнән артык гаиләгә яңа түләү бирелгән Түләүләрне 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр алган15100
-
19 май 2022 - 08:11Әгерҗедә Пионерия көне
-
10 март 2022 - 08:29Созвездие-Йолдызлык 2022
-
24 май 2022 - 20:00Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләрКызыклы уеннар һәм конкурслар планлаштырылган9900
-
24 май 2022 - 15:59Әгерҗе делегациясе – МөслимдәАвыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды20900
-
25 май 2022 - 04:44Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.911501
-
22 май 2022 - 13:00Сабантуй кайчан була? Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабан туйларының датасы билгеләнде55300
-
22 май 2022 - 10:09Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ниһаять, бу көннәр килеп җитте!» Ландышның виртуаль дуслары бертавыштан алкышлаганнар51600
-
22 май 2022 - 10:00Райондашларыбыз бәрәңгене кайчан һәм ничек утырта Туфрак җылынгач утыртсаң яхшырак51300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика