Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Берничә көннән 2020 елга салым түләү кампаниясе тәмамлана

1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк

Транспорт, милеккә һәм җиргә салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

– Безнең районда исәпләнгән салымның гомуми күләме 40 миллион 43 мең сум тәшкил итә. Шуларның 24 миллион сумнан артыгы –  транспорт, 7 миллион сумнан артыгы – физик затларның милкенә һәм 8 миллион сумнан артыгы – җир салымы, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Роза Гайсина.

Сентябрь ахырында салым түләүләре белдерүләре “Шәхси кабинет”ка җибәрелә башлады. Октябрь башыннан алар салым түләүчеләргә почта бүлекчәләре аша юлланды. Бүгенге көнгә 2020 ел өчен салым белдерүе кәгазьләренең барысы да ияләренә юлланып беткән инде.

Салым белдерүе кайсы очракларда юлланмый соң? Салым түләүдән тулысынча азат итүче ташлама булганда; салым күләме 100 сумнан ким вакытта; салым буенча артык акча түләнгән чакта. Әгәр сезгә болар кагылмый һәм әлегә кадәр салым белдерүе кәгазе килмәгән икән, кичекмәстән салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки  вакытында түләнмәгән салым проблемалар тудыра. Түләү соңарганда, бер көн узу белән аңа пеня өстәлә башлый. Салым буенча бурыч күбәеп китсә, суд приставларының да ишек шакуы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев