Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Өч көн ял итәбез

Төрле оешма эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда көтелгән бәйрәм ялларына ачыклык кертте. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май - Җиңү көне - эш көне булмаган, бәйрәм көне санала. 2015 елда эш көне булмаган 9 май шимбәгә...

Төрле оешма эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда көтелгән бәйрәм ялларына ачыклык кертте.


Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май - Җиңү көне - эш көне булмаган, бәйрәм көне санала.

2015 елда эш көне булмаган 9 май шимбәгә - ял көненә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, ял көне эшләмәгән бәйрәм көне белән бергә туры килә икән, ул бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә. Шулай итеп, эшләми торган ял көне 9 май - шимбәдән, 11 май - дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев