Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәт законнары бозыла

    Әгерҗе районы прокуратурасы мәгариф идарәсендә хезмәткә кагылышлы законнарның бозылуына юл кую очраклары булуын ачыклады. Аерым алганда, законсыз рәвештә премия түләү һәм өстәмә ял бирү буенча хезмәт законнары бозылган. Тикшерү барышында хезмәткәрләргә законсыз рәвештә премия бирү очраклары ачыкланган, бу исә - район бюджетына өстәмә чыгым. Моннан тыш, мәгариф идарәсе җитәкчелегенең хезмәткәрләргә...

    Әгерҗе районы прокуратурасы мәгариф идарәсендә хезмәткә кагылышлы законнарның бозылуына юл кую очраклары булуын ачыклады.
    Аерым алганда, законсыз рәвештә премия түләү һәм өстәмә ял бирү буенча хезмәт законнары бозылган. Тикшерү барышында хезмәткәрләргә законсыз рәвештә премия бирү очраклары ачыкланган, бу исә - район бюджетына өстәмә чыгым. Моннан тыш, мәгариф идарәсе җитәкчелегенең хезмәткәрләргә өстәмә ял бирү турындагы приказлары законсыз, ягъни район башкарма комитетының норматив актларын кабул итми генә чыгарылган. Әлеге тәртип бозуларның башында мәгариф идарәсе юристы С.Мурзинның вазифаи бурычларын җиренә җиткереп башкармавы, учреждениедәге хокукый актларның законлылыгын тикшермәү тора.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан мәгариф идарәсе начальнигы Т.Николаева исеменә тәкъдимнәр юлланды. Анда юрист С.Мурзинны дисцилинар җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителде.
    Сергей ОРЛОВ, район прокуроры урынбасары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: