Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Әгерҗе районы прокуратурасы хәбәр итә

Законсыз корал сакласаң Прокуратура законсыз рәвештә корал булдыру, саклауга кагылышлы дәүләт гаепләвен хуплады. Узган елның ноябрендә Әгерҗедә яшәүче Арзамасцев Ижаудагы йортларның берсендә подвалда ремонт эшләре вакытында ату коралы һәм 56 патрон таба. Револьвер һәм патроннарны хокук саклау органнарына ирекле рәвештә тапшыру мөмкинлеге булса да, ул аларны үзенә ала һәм рөхсәтсез-нисез...

Законсыз корал сакласаң
Прокуратура законсыз рәвештә корал булдыру, саклауга кагылышлы дәүләт гаепләвен хуплады.
Узган елның ноябрендә Әгерҗедә яшәүче Арзамасцев Ижаудагы йортларның берсендә подвалда ремонт эшләре вакытында ату коралы һәм 56 патрон таба. Револьвер һәм патроннарны хокук саклау органнарына ирекле рәвештә тапшыру мөмкинлеге булса да, ул аларны үзенә ала һәм рөхсәтсез-нисез автомобилендә саклый.
Арзамасцев үз гаебен тулысынча таныды. Аңа 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында суд карары чыгарылды.
 
***
Авыруыңны яшермә
Прокуратура туберкулез авыруын таратуга кагылышлы законны үтәмәүчеләрне ачыклады.
Тикшерү барышында Әгерҗе районында йогышлы формадагы туберкулез белән авырып та тикшеренүдән һәм дәваланудан качып йөрүче дүрт кешенең яшәве ачыкланды. Әгерҗе район судына әлеге авыруларны дәвалау өчен мәҗбүри рәвештә махсус медицина учреждениесенә җибәрү турында 4 гариза юлланды.
Әгерҗе район суды әлеге таләпләрне үтәтү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев