Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Әгерҗе районы прокуратурасы “Уңайлы мохит“ программасының үтәлешен тикшерәчәк

Район прокуратурасы шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә, социаль объектларда, шәхси кибет һәм даруханәләрдә "Уңайлы мохит" программасының үтәлешен тикшерде. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә прокурор ярдәмчесе Булат Галимов мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булдырылырга тиешле уңайлы мохит шартларының сөенерлек булмавын билгеләп үтте. - Эшне әлеге программа таләпләренә туры китереп төгәл башкарган бер генә оешма да юк....

Район прокуратурасы шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә, социаль объектларда, шәхси кибет һәм даруханәләрдә "Уңайлы мохит" программасының үтәлешен тикшерде.

Район хакимиятендә узган киңәшмәдә прокурор ярдәмчесе Булат Галимов мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булдырылырга тиешле уңайлы мохит шартларының сөенерлек булмавын билгеләп үтте.

- Эшне әлеге программа таләпләренә туры китереп төгәл башкарган бер генә оешма да юк. Йә пандуслар дөрес эшләнмәгән, йә чакыру төймәләре биектә урнаштырылган, йә ишекләр инвалид коляскасы белән үтеп керерлек түгел - тар, - диде ул.

Әйтергә кирәк, инвалидлар өчен уңай шартлар тудырылмавы күп еллар иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. 2012 елда федераль программа гамәлгә кергәч боз урыннан кузгалды кузгалуын. Әмма таләпләре бик катгый һәм күп чыгымнар сорый. Шунысы гына бераз сөендерә, программа 2020 елга кадәр озайтылды. Тик вакыт тиз уза, шуңа бу хакта бүгеннән үк кайгырту мөһим.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Әмирә Миннәхмәтова, җитәкчеләргә һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, бу эшне җиде кат үлчәп башкарырга кирәклегенә басым ясады.

- Иң беренче һәр объектның үтемлелек паспорты булырга, һәр оешмадан бер белгеч укытылырга тиеш. Супермаркет кебек зур биналар янында машиналарны куяр өчен тукталышлар ясау мәҗбүри, алар махсус билге белән аерылып торырга тиеш. Пандуслар, култыксалар, чакыру төймәләре, ишекләр - барысының да таләпләргә туры килүе мөһим. Уңайлыкларны коляскада хәрәкәтләнүче инвалидларны гына күз алдында тотып түгел, башка мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә башкару мөһим. Мәсәлән, учреждениеләрдә начар ишетүчеләр өчен индукцион такталар, мәгълүмати таблолар эләргә кирәк, - диде ул.

Прокуратура хезмәткәрләре якын арада оешма-учрежҗдениеләр буенча әлеге программаның үтәлешен тикшерү өчен тагын рейдка чыгачак. Шуңа күрә хәзер бөтен игътибарны җитешсезлекләрне бетерергә юнәлтергә кирәк.

- Безнең максат сезне штрафка тарту түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудыруны таләп итү, - дип йомгаклады чыгышын Булат Галимов.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев