Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Әгерҗе районында эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аталды

2021 елга суммалар билгеләнде

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әгерҗе районы филиалы мөдире Ирина Поносова 2021 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме турында хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2393 номерлы карары нигезендә 2021 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь зурлыгы билгеләнде:

"Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Законының 34 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында күрсәтелгән пенсия яшендәге гражданнардан тыш, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен

- эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум,

- эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12130 сум күләмендә - эшсезлек чорының беренче өч аенда, 5000 сум - эшсезлек чорының алдагы өч аенда;


Билгеләнгән тәртиптә "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Законының 34 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында күрсәтелгән пенсия алды яшендәге эшсез дип танылган гражданнар өчен

- эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум,

- эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12130 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев