Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Әгерҗелеләрнең миллионлаган сум бурычлары бар

Катлаулы хәл килеп туган

Әгерҗе районы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча республикада иң аткы рәтләрдә. Бу мәсьәлә күпкатлы йортларның җаваплы вәкилләре катнашында узган җыелышта иң беренчеләрдән булып күтәрелде.

Торак-коммуналь хуҗалык эшен анализлауга багышланган киңәшмәдә район башлыгы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән район башлыгы ярдәмчесе Алия Хәбирова чыгыш ясады. Аның чыгышында халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларына кагылышлы саннар да яңгырады. Гомуми бурыч 67,4 миллион сум тәшкил итсә, шуның 57,4 миллион сумы – күпкатлы йортта яшәүчеләрнеке. Бу, үз чиратында, идарәче компаниянең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычы җыелуга китерә.

– Күпкатлы йортлар белән идарә итүдә катлаулы хәл килеп туды, – диде Азат Вәлиев. – Вәзгыятьне кичекмәстән үзгәртергә кирәк. Суд приставлары хезмәтенә дә дәгъва сүзләре җиткерү урынлы булыр. Аларга оперативлык җитми. Хезмәт коллективлары белән эш тә канәгатьләнерлек түгел. Кырысрак булырга кирәк. Тулаем алганда, барлык юнәлешләр буенча эшне көчәйтү мөһим.

Бурычлыларның күпчелеге – социаль яктан имин булмаган йә вакытлыча авырлык кичерүче гаиләләр. Шулай да мөмкинлекләре булып та түләмәүчеләр дә юк түгел. Фикер алышу барышында йортларның өлкән вәкилләре торакларын арендага биреп тә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче хуҗаларга карата канәгатьсезлек сүзләре җиткерделәр.
Буш фатирлар белән бәйле проблема да актуаль. Аларда яшәүчеләр инде вафат булуга карамастан, квитанцияләр һаман да килүен дәвам итә. Шул рәвешле, Заводская урамы, 41нче йортта 700 мең сум бурыч җыелган. 400, 200, 129, 112 мең сум бурычлы аерым фатирлар да телгә алынды. 

Әмма үрнәк йортлар да юк түгел. Гагарин урамы, 8нче йорт – шундыйлардан.

– Бернинди бурычы да булмаган бердәнбер йорттыр ул, мөгаен, – ди торак милекчеләре ширкәте рәисе Көмешай Хәбибуллина. – Халык белән эшләргә кирәк! Әйтик, мин үзебезнең йортта яшәүче һәр гаиләне, һәр кешене беләм. Су, электр энергиясе счетчикларын үзем карыйм. Ай саен фатирлар буенча йөреп чыгам. Проблемалы фатирларга комиссия белән барырга кирәк дип уйлыйм. Комиссия составында полициянең участок вәкиле, йортның өлкән вәкиле, идарәче компания хезмәткәре, суд приставлары булырга тиеш.
Ахырда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны киметү буенча төрле чаралар тәкъдим ителде. Әйтик, су бирүне чикләү, зур мәйданлы торакта яшәүчеләрне азрак уңайлыклы фатирларга күчерү һәм башкалар. Суд приставларына үз эшчәнлекләрен активлаштырырга кушылды. ЮХИДИ инспекторлары белән бергәләп күмәк рейдларга чыгу, бурычлыларның машиналарына арест салу кебек гамәлләр хакында да әйтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев