Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Хөрмәтле әгерҗеле, ә сезнең урамны чистарталармы?

Декабрь аенда кар юк дип борчылсак, бу атна буе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тәүлек әйләнәсе кар-буран белән көрәште. Авыл кешесе дә, шәһәрдә үз йорты белән яшәүчеләр дә, бу көннәрдә һәр иртәдә кулларына көрәк алып, ишеп-ишеп яуган карга каршы көрәшкә чыга. Район башлыгы Валерий Макаров та һәр көнне иртәнге планерканы Әгерҗе урамнарының,...

Декабрь аенда кар юк дип борчылсак, бу атна буе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тәүлек әйләнәсе кар-буран белән көрәште. Авыл кешесе дә, шәһәрдә үз йорты белән яшәүчеләр дә, бу көннәрдә һәр иртәдә кулларына көрәк алып, ишеп-ишеп яуган карга каршы көрәшкә чыга.
Район башлыгы Валерий Макаров та һәр көнне иртәнге планерканы Әгерҗе урамнарының, район юлларының кардан чистартылуы белән кызыксынудан башлый. Үзе дә таң белән шәһәр урамнарының торышын карап кайта. Шәһәрнең үзәк урамнарыннан кар түгүдә ярдәм сорап төзүчеләргә дә мөрәҗәгать итте ул.
- Бүген-иртәгә төзелеш оешмалары, "Водоканал" предприятиесе шәһәребезнең К.Маркс һәм Гагарин урамнарыннан кар түгүдә безгә ярдәм итәргә чыгачаклар. Машиналар хәрәкәтенә киртә тудырмас өчен буранлы көннәрдә төнлә эшлибез. Грейдер, ике трактор, КамАЗ машинасы кичке сәгать 9дан иртәнге 7гә кадәр Әгерҗе урамнарын кардан чистартырга чыга. Ә тротуарларны иртәнге 4тә чистарта башлыйбыз. Без иң элек транспорт, халык күп йөри торган үзәк урамнарны чистартабыз. Шул ук вакытта Әгерҗедә бер генә кечкенә урам-тыкрыкны да читләтеп үтмәскә тырышабыз. Ләкин аларга иртәнге сәгатьләрдә үк барып җитә алмаган чаклар була. Буранлы көннәрдә халык моны аңласын иде. Шәһәр халкына да үтенечебез бар: трактор урамыгыздан карны эттереп киткәннән соң капка төбенә өелеп калган карны, зинһар, кире юлга ыргытмагыз. Хәтта капка төбендәге карын да олы юлга чыгарып түгүчеләр очрый , - ди "Төзелеш идарәсе" директоры Раил Ваһапов.
Р.S. Ял көннәрендә көчле бураннар көтелми, температура 9-10 градус дип фаразлыйлар синоптиклар.
БЕЛЕШМӘ:
Әгерҗедә сез яшәгән урамны вакытында кардан чистартмыйлар икән, бу турыда 23130 телефонына шалтыратып хәбәр итегез.
Ә авыл халкы урамнарны кардан чистарту буенча авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев