Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Изге эш йөрәкләрдә яши

    Сигез ел элек беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев старт биргән "Ел хәйриячесе" республика бәйгесенә Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов зур бәя бирә. - Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүче олы йөрәкле хәйриячеләргә рәхмәт әйтү һәм бүләкләү - бик мөһим чара. Чөнки хәйриячелек Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде, - диде...

    Сигез ел элек беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев старт биргән "Ел хәйриячесе" республика бәйгесенә Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов зур бәя бирә.
    - Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүче олы йөрәкле хәйриячеләргә рәхмәт әйтү һәм бүләкләү - бик мөһим чара. Чөнки хәйриячелек Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде, - диде ул быелгы бәйгедә җиңеп чыккан хәйриячеләрне хөрмәтләү тантанасында. Әлеге зур бәйрәмдә Әгерҗе районыннан да иң лаеклы мәрхәмәтле хәйриячеләр катнашты.
    Районыбызга инвестор булып килгәннән бирле менә тугыз ел инде "АГРО-КАМА" җәмгыяте ветераннарга, пенсионерларга, укучыларга, авыл хезмәтчәннәренә, яшь спортчыларга бик зур матди ярдәм күрсәтә. Предприятиенең беренче җитәкчесе Илгиз Салихов та хәйриячелеккә һәрвакыт зур игътибар биреп, ярдәм сорап килүчеләргә һәрчак булышты. Аның эшен дәвам итүче Ленар Нургаянов та изгелек кылуны намус эше дип саный. "Агро-Кама" узган ел гына да
    2,3 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтеп, республика бәйгесендә җиңү яулады. Алар тарафыннан кылынган изге эшләрне санап чыгу мөмкин дә түгел. Менә кайберләре генә: ел саен авыл җирендә беренче сыйныфка баручы балалар алара кулыннан 1500әр сумлык уку кирәк-яраклары алалар. Өлкәннәр көнендә бер генә авыл хуҗалыгы пенсионеры да күчтәнәчсез калмый. Җиңү бәйрәмендә сугыш ветераннарына барлыгы 400 мең сумлык күчтәнәч тапшырылган. Милли көрәшне үстерүгә дә "Агро-Кама" ифрат зур ярдәм күрсәтә. Көрәш батырлары өчен нинди генә приизлар әзерләмиләр алар?! Узган ел гына да көрәшчеләргә 250 мең сумлык бүләкләр алынган. Сабан туйлары үткәрүдә булышу, танылган артистларны чакырып, авыл кешесенә күңелле ял итү бүләк итү дә матур традициягә әверелде. "Мари-лыҗня"ны оештыручылар да һәрчак инвесторның ярдәмен тоялар. "Агро-Кама" узган ел Кырымга да 200 мең сумлык гуманитар ярдәм җибәрде. Быел исә әлеге предприятиенең мәрхәмәтле җитәкчеләре районда "Йолдызлык" республика фестиваленең зона турын уздыру өчен 400 мең сум акча белән ярдәм иттеләр.
    Әлеге изге гамәлләре өчен тантанада Премьер-министр Илдар Халиков кулыннан Диплом алып кайткач, Ленар Нургаянов:
    - Игелекне үзеңне күрсәтү, мактату өчен генә эшләп булмый. Игелек йөрәктә яшәргә һәм ул гадәти күренешкә әверелергә тиеш. Мөмкинлеге булган һәркем бер генә игелек кылса да, тормышыбыз нинди матур булыр иде, - диде.
    "Ел хәйриячесе" бәйгесендә шулай ук җиңү яулап, Хөкүмәт башлыгы кулыннан Диплом алган Әмир Рөстәмов та шундый ук фикердә. Әмир тумышы белән Башкортостан якларыннан. Ул - районыбыздагы мәктәп-бакчаларны азык-төлек белән тәэмин итүче эшмәкәр.
    -Биш ел әнә шул эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшкуар егет бакчаларга, мәктәпләргә ярдәм кулы суза: уенчыклар, кер юу машиналары, суыткычлар алып бирүдә ярдәме зур аның ди, - территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова. Әмир узган ел гына да ул 350 мең сумлык ярдәм күрсәткән.
    Әмир кебек хәйриячелекне, игелек кылуны яшәү рәвешенә әйләндергән мәрхәмәтле эшкуарлар байтак бездә. Менә аларның кайберләре: эшмәкәрләр Илнур Мифтахиев, Ринат Арсланов, Али Ибраһимов, Илшат Сәхипов, Рамил Исмәгыйлев, Марат Мөхәммәдиев, энергетик Илфат Ямалиев, КВН хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүче тимерьюлчы Илнар Закиров һ.б.лар. Рөстәм Миңнеханов тантанда "Ел хәйриячесе" бәйгесен "кешеләрнең күңелен үзгәртүче бик кирәкле проект дип атады һәм аның киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. Димәк, Әгерҗенең олы йөрәкле, мохтаҗлар язмышына битараф булмаган хәйриячеләрен бу проектта тагын да зур җиңүләр көтә әле.
    "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләү турында тулырак "Атна вакыйгалары" сәхифәсендә укыгыз.
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: