Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кемгә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә?

Мин ялгызым өч бала тәрбиялим. Кайчакта юридик консультация кирәк була. Ә мондый хезмәтләр минем өчен кыйммәт. Кемнәргәдер бушлай юридик хезмәт күрсәтелә дип ишеткән идем. Шул турыда аңлатып языгыз әле. Нина ИВАНОВА. Әгерҗе шәһәре. Газета укучыбызның бу соравына район башкарма комитеты юридик бүлеге начальнигы Александр ПАНКОВ җавап бирә. Бушлай юридик ярдәм...

Мин ялгызым өч бала тәрбиялим. Кайчакта юридик консультация кирәк була. Ә мондый хезмәтләр минем өчен кыйммәт. Кемнәргәдер бушлай юридик хезмәт күрсәтелә дип ишеткән идем. Шул турыда аңлатып языгыз әле.
Нина ИВАНОВА.
Әгерҗе шәһәре.

Газета укучыбызның бу соравына район башкарма комитеты юридик бүлеге начальнигы Александр ПАНКОВ җавап бирә.
Бушлай юридик ярдәм алу хокукы түбәндәге категория гражданнарга бирелә:
• Гаиләдә җан башына керем Рәсәйдәге яшәү минимумыннан түбән булганда;
• I һәм II группа инвалидларга;
• Бөек Ватан сугышы ветераннарына;
• Инвалид, ятим балаларга, аларны тәрбиягә алучыларның бала хокукларын яки мәнфәгатьләрен яклау буенча соравы туганда;
• Ата-ана тәрбиясеннән калган баланы тәрбиягә алырга теләгән затларның баланы гаиләгә алу турында сораулары булганда;
• Баланы уллыкка алган гаиләнең бала хокукларын яклау буенча сораулары булган очракта;
• Психиатрия ярдәме турындагы федераль закон нигезендә бушлай юридик ярдәмгә хокукы булганнарга;
• Суд тарафыннан хокукка сәләтсез дип табылган гарҗданнарга һәм аларның законлы вәкилләренә аларның хокукларын яклау кирәк булса.
Дәүләт системасы кысаларында бушлай юридик ярдәм алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
• Кирәкле юридик ярдәм төрен күрсәтеп гариза;
• Паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ:
• Бушлай юридик ярдәм алырга хокукы булуны раслаучы документ:
• Әгәр бу документлар тапшырылмаса яки бушлай ярдәмгә хокукы булмаган зат мөрәҗәгать итсә, юридик ярдәм бушлай күрсәтелми.
Бушлай юридик ярдәм ничек күрсәтелә?
• Телдән һәм язмача хокукый консультация;
• Гариза, шикаять һәм хокукый характердагы башка документлар язу;
• Граҗданнарның хокукларын судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда яклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев