Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кредитлары булган кешеләрне 17 декабрьдән зур яңалык көтә

Үзәк банк кисәтү ясый: башка чара юк

Россиялеләр өчен кредит һәм банк керетмнәре шартлары үзгәрәчәк.

Банк кертемнәре һәм кредитлары булган ил халкына акчаның киләчәге турында сөйлделәр. Илдәге вазгыять турында Үзк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина белдерде.

Брифингта сүз илдәге инфляция турында барды: соңгы елларда ул рекордлы күрсәткечкә җитте. Практика күрсәткәнчә, бу чик түгел. Үзәк банкның катгый акча-кредит сәясәтен уздырудан башка чарасы юк. Башкача инляцияне туктатып булмый. Инфляция безнең 4 процентлы максатны ике атпкырга узып китте, шуңа да ставканы арттырабыз, диде Нәбиуллина.    

17 декабрьдән төп ставка тагын артачак. Россиялеләр өчен кредит һәм банк керетмнәре шартлары үзгәрәчәк дигән сүз бу. Ставка арткач, кредит ставкалары да арта, акча гражданнар өчен кыйммәтләнә. Кертемнәр буенча да процентлар артачак.

Ноябрьдә инфляция рекорд куйды – 8 процентка җитте. Түрәләр 2022 елда инфляция 4 процентка кайтыр дип өметләнә. Шулай булганда илдәге финанс вазгыять тотрыклыланачак.

Тулырак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев