Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Наркобарон һәм аның компаниясе – рәшәткә артында

Локомотив депосы һәм Әгерҗе яшьләре арасында наркотиклар тараткан җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарылды. Алар бөтенесе бергә барлыгы 80 ел гомерләрен рәшәткә артында үткәрәчәкләр. Бу дүшәмбедә Әгерҗе район суды әгерҗелеләргә марихуана һәм тарта торган катнашмалар сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемне хөкем итте. "Караганда" кушаматы белән "дан" тоткан җирле бандит Илдар Йосыпов...

Локомотив депосы һәм Әгерҗе яшьләре арасында наркотиклар тараткан җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарылды. Алар бөтенесе бергә барлыгы 80 ел гомерләрен рәшәткә артында үткәрәчәкләр.

Бу дүшәмбедә Әгерҗе район суды әгерҗелеләргә марихуана һәм тарта торган катнашмалар сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемне хөкем итте.
"Караганда" кушаматы белән "дан" тоткан җирле бандит Илдар Йосыпов белән бергә суд эскәмиясенә элекке электровоз машинисты, машинист ярдәмчесе һәм ПМС начальнигы урынбасары утырды. 38 яшьлек Илдар Йосыпов әлеге төркемнең башында торучы һәм шәһәрдә җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген алып баручы буларак әгерҗелеләргә яхшы таныштыр. Ул 14 ел төрмәдә утырып чыкканнан соң да акылга утырмый. Әгерҗедә җинаятьчел төркемдә лидер булып йөри һәм "смотрящий" ролен башкара. Бу лидер алдында күпләр калтырап тора. Куркырсың да, Илдар бик кырыс, беркемне дә кызганмый торган вәхши була. Моны раслаучы бер генә фактны исегезгә төшереп үтәбез. 2009 елда аның җитәкчелегендәге төркем бер милиционерны вәхшиләрчә кыйнап ялгызын асфальтта үләргә калдырып китәләр. Ике бала атасы булган бу милиция хезмәткәре исән калса да, инвалидлык ала. Ләкин ул чакта судта җинаятьчел төркемнең гади егетләре генә хөкем ителә. Илдар Йосыпов шаһит буларак кына катнаша.
Шуннан соң бу "смотрящий" районда наркотик сату эшен киң җәелдереп җибәрүгә алына. Алар эшне марихуана сатудан башлыйлар. Сату шәп бара башлагач, Әгерҗегә синтетик наркотиклар ташуга керешәләр. Ә "главарь"га керемнән процентлар түлиләр. Марихуана сатуны оештыруда Альбина Халикова бик тиз арада тәҗрибә туплый. Эшләре гөрләп бара. Аңа ярдәмгә язылышмый гына торучы ире ярдәмгә килә. Ул тарта торган синтетик катнашмалар ташуга алына. Бу бизнеска ул Чаллыда яшәүче улын да тарта. Ир Чаллыдан товарны ташып тора. Аның машинасында полиция хезмәткәрләре 200 пакет синтетик наркотиклар табалар. Моннан тыш, наркотиклар бу гаиләнең фатирында да бик күп табыла. Гаилә бизнесы гөрләп чәчәк аткач, алар берсе дә беркайда да эшләмиләр.
Бу җинаятьчел төркемдә тимерьюлчылар да шактый зур роль уйныйлар. ПМС начальнигы урынбасары Фәнис Төхбәтуллин ташландык бакчада киндер үстерә. Аны киптереп ваклагач, Халиковага наркотиклар ясау өчен тапшыра. Төхбәтуллинга депо машинисты Рафаэль Ганиев һәм машинист ярдәмчесе Ринат Данисламов та ярдәмгә киләләр. Ә наркобароннарның "клиент"лары депо эшчеләре арасында аеруча күп була. Җинаятьчел төркемнең эзенә төшкәндә наркотик кулланучы 19 кешенең яртысының тимер юлда эшләве ачыкланды.
Судта бу бик катлаулы җинаять эшен тикшерү бер ел ярымга сузылды. Ничек кенә суд эшен үз якларына борырга тырышсалар да, Татарстанның хокук саклау һәм Наркоконтрольнең Үзәк аппараты хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән суд эше ахырына кадәр җиткерелде. Һәр җинаятьче закон нигезендә үзенә тиешле хөкем карарын алды.
Шулай итеп, төркемнең лидеры Илдар Йосыпов - 15, Альбина Халикова - 13, аның ире - 7, улы 9 елга хөкем ителделәр. Ә Рафаэль Ганиев, Фәнис Төхбәтуллин һәм Ринат Данисламов каты режимлы колониядә - 11әр, Эмиль Ермолаев 3 ел рәшәткә артында уздырачаклар.
Тикшерү эшләре барышында Илдар Йосыповның баласы туды. Ул аны фәкать 15 елдан гына күрәчәк. Беренче тапкыр әти булу бәхетенә ирешкән лидерга тормышы, баласының язмышы, кеше тормышының кадере турында уйланырга вакыт күп...

РФ Наркотикларга контроль хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев