Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Пенсионерлар февральдән 8,6% ка индексацияләнгән пенсия ала башладылар

Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, федераль кануннар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6 %ка кадәр индексацияләнде. Бу Росстат мәгълүматлары буенча 2021 елда 8,4% тәшкил иткән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак.

"Һәр пенсионерның пенсиясе индексацияләнгәннән соң индивидуаль күләмдә арта һәм ул пенсионер ала торган пенсиянең күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. ", - дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

Воспользуйтесь государственными услугами и сервисами ПФР в электронном виде в Личном кабинете гражданина на сайте www.pfr.gov.ru

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ 8 800 6-000-000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев