Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Пенсионерларга 14 мең сум күләмендә яңа түләү вәгъдә итәләр

Барысын да эш стажы хәл итә

Яңа түләүләрне Россия пенсионерларының аерым төре алачак. Өстәмә акчаларны аларга инде киләсе елда бирәчәкләр. Һәм түләү махсус стаж булуга бәйле булачак, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Билгеләп үтелгәнчә, өстәмә акчалата түләүгә билгеле бер өлкәдә эшләүче пенсионерлар гына исәп тота алачак. Болар - янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар.
Алар өчен пенсиягә яңа өстәмә түләү кертү турындагы карар төбәк дәрәҗәсендә кабул ителә. 2022 елдан Россиянең башкаласында яшәүче гражданнар яңа түләүләр алуга исәп тота ала. Ә өстәмә рәвештә түләнелүче акчаларның күләме 14 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Пенсионерлар өчен яшәү минимумы нәкъ менә шуның кадәр тәшкил итә.

Яңа түләү алуның тагын бер таләбе бар. Бу Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында махсус стаж булу. Мәсәлән, коткаручыларга өстәмә түләү алу өчен 15 ел эшләргә кирәк булачак. Янгын сүндерүчеләргә исә 50 яшьтән соң өстәмә акча бирә башлаячаклар һәм аларның хезмәт стажының күләме инде 25 елдан да ким булмаска тиеш.

Түләү мондый гражданнар өчен ай саен кертелә. Ягъни калган барлык түләүләрдән тыш, аларга ай саен 14 мең сум килеп торачак.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X