Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Прокуратура гаепләү карарын хуплый

Район прокуратурасы зыян күрүченең үлеменә китергән хәл буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд киңәшмәсе барышында гаепләнүче Рафис Исламовның узган елның 17 августында төнлә Әгерҗедәге Маяковский урамының 8нче йорты ишегалдында 36 яшьлек ир-егетне кыйнавы, шуның аркасында зыян күрүченең вафат булуы ачыкланды. Суд Исламовны җиде ел ярымга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында...

Район прокуратурасы зыян күрүченең үлеменә китергән хәл буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд киңәшмәсе барышында гаепләнүче Рафис Исламовның узган елның 17 августында төнлә Әгерҗедәге Маяковский урамының 8нче йорты ишегалдында 36 яшьлек ир-егетне кыйнавы, шуның аркасында зыян күрүченең вафат булуы ачыкланды.
Суд Исламовны җиде ел ярымга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгарды.
 
Прокуратура алимент түләүдән качып йөрүчене гаепләүне хуплады.
Суд приставларының күп тапкырлар кисәтүенә карамастан, Гыйләҗев балигъ булмаган балаларына алимент түләми. Нәтиҗәдә 174600 сум бурычы җыелган.
Гыйләҗевны 8 айга төзәтү эшләренә тарту һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу җәзасы билгеләнде.
 
Прокуратура үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте факты буенча гаепләүне хуплады.
Узган елның 5 июлендә Осипов исерек хәлдә Красный Бор-Әгерҗе участогында автомобиль белән идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә машина каплана. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирлар хатын-кыз һәлак була, икенчесенең сәламәтлегенә зыян килә.
Осиповка 4 елга шартлы рәвештә ирегенннән мәхрүм итү, ә транпорт йөртү хокукыннан 3 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
***
Прокуратура үлем белән янауга кагылышлы дәүләт гаепләвен хуплады.
Узган елның 20 ноябрендә иртәнге якта Кырынды янындагы "Татнефепродукт" автозаправкасы янында Дәүләтов станция операторы белән талаша башлый. Ул операторга пневматик пистолет төби һәм үтерү белән яный.
Дәүләтовка 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту рәвешендә җәза бирелде.
 
Сергей ПАРАМОНОВ,
район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев