Путин тагын кемнәргә акча бирер?
Кремль вәкиле ни ди
21 апрель көнне Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин ковидтан соңгы кризистан чыгу һәм ярдәм чаралары хакында сөйләячәк.
Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков белдергән.
Кремль вәкиле сүзләренчә, юлламада ковидтан соңгы тормыш барыбер чагылыш табачак. "Без әле чыгу юлында гына", - дип җавап биргән Песков журналистларга.
"Әмма кризистан чыгарга кирәк. Барлыкка килгән бушлыкны компенсацияләргә кирәк", - дигән Дмитрий Песков икътисади һәм социаль параметрларны күздә тотып. Шулай ук матбугат җитәкчесе юлламада Президент системалы ярдәм темасына да кагылачагын искәрткән, дип яза "ТАСС".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев