Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Район күләмендә узган “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесендә җиңгән команда Чаллыга барачак

“Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесе узды.

Анда 11 команда – барлык шәһәр һәм Красный бор, Кадрәк, Кичкетаң, Кырынды, Тирсә, Көчек, Иж-Бубый мәктәпләре командалары катнашты.

Иҗат бәйгесендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары җыр-шигырьләр белән жюрины шаккатырдылар. 4нче мәктәп командасы иң яхшысы дип табылды. Кырынды, Көчек мәктәпләре икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләре“ станциясендә егерме сорауга җавап бирергә кирәк иде. Иң оста кагыйдә белүче 4нче мәктәптән Аделия Хәбибуллина беренче урын алды. 1нче гимназиядән Райнур Закиров һәм Тирсәдән Әмир Насыйров, аннан азга гына калышып, икенче-өченче урыннарда.

Беренче медицина ярдәме күрсәтү бәйгесендә 1нче гимназиядән Виктория Пикмуллина, Иж-Бубыйдан Лениза Җиһангәрәева, 1нче гимназиядән Аделина Мөстәхимова – беренче-өченче урыннарда.

Көн яңгырлы булу сәбәпле, велдосипедта фигуралы йөрү конкурсы уздырылмады. Ул соңрак булачак. Аннан жюри нәтиҗә чыгарып, җиңүче команданы Чаллыга алып барачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X