Татарстан пенсионерларына 11 218960 мең сум акча күчерелде
Барысы да алачак
Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә.
2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелде.
“Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ruсайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге
8 800 600 00 00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев