Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Төрмәгә бер адым

Бу хәл Тәбәрле авылында була. Салмыш хәлдәге Вячеслав Чурашев белән Тәбәрледә яшәүче танышы арасында бәхәс куба. Үз сүзен бирергә теләмәгән Чурашев агач борыс белән танышына өч тапкыр каты итеп суга һәм сәламәтлегенә нык зыян китерә. 47 яшьлек Вячеслав Чурашев үзенең гаебен тулысынча таный һәм ул, ирегеннән мәхрүм ителеп, өч елга...

Бу хәл Тәбәрле авылында була.
Салмыш хәлдәге Вячеслав Чурашев белән Тәбәрледә яшәүче танышы арасында бәхәс куба. Үз сүзен бирергә теләмәгән Чурашев агач борыс белән танышына өч тапкыр каты итеп суга һәм сәламәтлегенә нык зыян китерә. 47 яшьлек Вячеслав Чурашев үзенең гаебен тулысынча таный һәм ул, ирегеннән мәхрүм ителеп, өч елга төзәтү колониясенә озатыла.
Ххх
Әгерҗедә яшәүче 47 яшьлек Сергей Котовка да бер тапкыр рәшәткә артында утырып чыгуы сабак булмаган, күрәсең.
Пионерская урамындагы бер йортның фатирында салмыш Сергей Котов һәм Анатолий Исмәгыйлев арасында чыккан бәхәстә беркем дә баш бирергә теләми. Нәтиҗәдә, Сергей иптәшен каты гына кыйный. Котов үзенең гаебен таныды һәм ул ике елга колониягә озатылды.
Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ,
прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев