Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Уеннан - уймак

Мәктәптә әле дүртенче дәрес башланган гына иде. Күңелгә шом кертеп, нигәдер өч тапкыр кыңгырау шалтырады. Шул арада укучыларны бик тиз генә урамга чыгарып бетерү турында әмер булды. Мәктәпкә полиция, МЧС, ашыгыч ярдәм, газ-эксплуатация хезмәткәрләре килеп җитте... Укытучылар да, балалар да шок хәлендә, кечкенәрәк укучылар елашалар. 500дән артык укучыны кыска гына...

Мәктәптә әле дүртенче дәрес башланган гына иде. Күңелгә шом кертеп, нигәдер өч тапкыр кыңгырау шалтырады. Шул арада укучыларны бик тиз генә урамга чыгарып бетерү турында әмер булды. Мәктәпкә полиция, МЧС, ашыгыч ярдәм, газ-эксплуатация хезмәткәрләре килеп җитте...
Укытучылар да, балалар да шок хәлендә, кечкенәрәк укучылар елашалар. 500дән артык укучыны кыска гына вакыт эчендә мәктәптән чыгарып бетерү турында әмер булгач, коридорларда, ишектән чыгу юлында нинди хәл булганын бераз күзаллыйсыздыр. Юк, бу гадәттән тыш хәл булганда ничек эш итәргә өйрәтү занятиесе түгел иде. Полициягә шәһәрдәге 3нче мәктәпкә шартлаткыч куелган дип шалтыратканнар. Әлеге мәхшәр көн турында мәктәп директоры Резидә Фәрхетдинова әле дә тыныч кына сөйли алмый:
- Дүртенче дәрес башланган гына иде әле. Полиция хезмәткәрләре 02 телефонына мәктәпкә бомба куелу турында шалтырату булуын җиткерделәр. Бер мизгелгә "телсез" калсам да, мәктәптә 500дән артык бала булганда югалып калырга һич тә ярамаганлыгын аңлап, тиз генә үземне кулга алдым һәм ашыгыч төстә балаларны мәктәптән чыгару эшенә керештек. Андый чакта паника, кычкырыш, елаш инде, әлбәттә. Күп кенә укучылар мәктәп формасыннан гына урамга чыгып йөгерделәр. Ә анда суык, балаларның күбесен күршедәге кибетләргә керттек. Шул арада курыккан ата-аналар килеп, балаларын эзли башлады... Узган елның 20 октябрендә булган бу мәхшәрне гомергә онытасыбыз юк. Ике укучыбызның шаяртып кына шалтыратулары әнә ничек кыйммәткә төште.
... 3нче мәктәптә укучы А. ул көнне мәктәпкә бару юлында "Самсунг" телефоны таба. Тәнәфестә бер төркем малайлар бәдрәфтә очрашкач, ул дусларына әлеге телефонны күрсәтә. Дусты Э. "Әйдә, полициягә мәктәпкә бомба куелган дип шалтыратабыз", дип тәкъдим ясый һәм шунда ук 02не җыеп, нәкъ кинодагыча калын тавыш белән сүгенеп, бомба куелу турында хәбәр итә. Малайлар телефонны шунда ук ватып унитазга ташлыйлар. Шул арада дәрескә чакырып кыңгырау шалтырый. Дүртенче дәреснең җиде генә минуты узу белән тагын шомлы кыңгырау шалтырагач, малайлар "процесс"ның башлануын аңлап алалар да сыйныфташлары белән бергә урамга чыгып йөгерәләр. Никадәр хезмәткәрләрнең этләр белән мәктәптән һәм территориядән бомба эзләүләрен карап тору аларга кызык булгандыр инде. Әмма 15 яшьлек бу ике яшүсмер нинди зур ялгышлык эшләгәннәрен, күпме хезмәткәрләрне төп эшләреннән аеруларын, бу эшкә никадәр техника җәлеп итүен соңыннан җинаять эше ачылып, тикшерү барышында сорау алулар башлангач кына аңлыйлар.
Февраль аенда әлеге ике яшүсмер суд эскәмиясенә утырдылар.
- Аларның балигъ булмаганлыгын, моңа кадәр хөкемгә тартылмавын, гаепләрен тануларын һәм үкенүләрен искә алып, суд аларны мәҗбүри эшкә тартырга дигән хөкем карары чыгарды. Тугызынчы сыйныф укучылары Э. - 100, А. 80 сәгать мәҗбүри эштә булачаклар. Хәзер алар белән җәзаларны үтәтү инспекциясе шөгыльләнә. Моннан тыш, аларның әти-әниләре полициягә һәм МЧСка китерелгән матди зыянны түләделәр, - диде судья Лилия Ризванова.
Ике дусның явызларча шаяруы әнә ничек кыйммәткә төште, шәһәрне аякка бастырды. Балигъ булмаган дисәләр дә, 15 яшьлек бу ике яшүсмер мондый шалтыратуның уен эш түгеллеген аңлардай яшьтә бит инде. Аларның бу гамәле башка яшүсмерләргә, ата-аналарга гомерлек сабак булсын иде. Полиция хезмәткәрләренең мондый шаярып шалтыратучыларның эзенә төшми калганы юк әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев