Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Ялгышлар тудыра язмышны

Моннан ике ел элек Әгерҗене тетрәндергән вакыйга булды. Ун елдан артык Әгерҗе райпосында баш бухгалтер булып эшләгән ханым эш көнендә кинәт кенә юкка чыкты. Өстәвенә, үзе белән бергә шактый гына суммада райпо акчасы да югалды... Баш бухгалтер буларак, товар, матди байлыкларның һәм акчаның сакланышы өчен җаваплы булуга карамастан, аның хезмәт...

Моннан ике ел элек Әгерҗене тетрәндергән вакыйга булды. Ун елдан артык Әгерҗе райпосында баш бухгалтер булып эшләгән ханым эш көнендә кинәт кенә юкка чыкты. Өстәвенә, үзе белән бергә шактый гына суммада райпо акчасы да югалды...
 
Баш бухгалтер буларак, товар, матди байлыкларның һәм акчаның сакланышы өчен җаваплы булуга карамастан, аның хезмәт вазифасыннан явызларча файдаланып 1 миллион 43 мең сум акча урлап юкка чыгуы берара күпләр өчен табышмак булды. Хезмәттәшләре дә аптырашта, шок хәлендә иде. Баш бухгалтерны эзләү шактый дәвам итте. Быел аның эзенә төштеләр һәм ул суд эскәмиясенә утырды.
Суд утырышы барышында ул үзенең гаебен тулысынча таныды һәм райпога китергән матди зыянны кайтарачагын белдерде.
Суд райпоның элекке баш бухгалтерын ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Лилия Ниматова гомуми режимдагы төзәтү колониясенә озатылды.
... Шундый җаваплы урында ун елдан артык эшләгән ханымны хезмәттәшләре бу көздә 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләгән, хөрмәтләгән булырлар иде. Әмма тормыштагы зур ялгышы, үзе эшләгән предприятиенең акчасын үзләштереп качуы нәтиҗәсендә бу юбилеен аңа якыннарыннан читтә - рәшәткә артында каршыларга туры килде. "Ялгышлар тудыра язмышны", дип юкка гына әйтмиләр шул...
Әгерҗе районы суды матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев