Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Кырык елдан соң (Яңавылдан Розалия Кәримова ХИКӘЯСЕ)

Азатны беренче тапкыр күргәндә Диләрәгә унҗиде яшь иде...

Бүген төшендә ул Аны күрде. Кырык елдан соң килде Ул аның янына. Өнендә түгел, төшендә килде. Һәм моңа Диләрә бик гаҗәпләнде. Гаҗәпләнерлек тә шул: Ул бит Диләрәнең дөньяда барлыгын да белми иде кебек. Һәрхәлдә Диләрә шулай уйлый иде. Үзе дә оныткан иде бугай инде ул Аны. Яшерен генә, беркемгә дә әйтмичә эчтән генә янды-дөрләде дә сызды-сүнде кебек иде. Ә ул нәкъ теге вакыттагыча: “Исәнме, туташ”, –диде. Диләрә, чыннан да Улмы соң бу дигәндәй, әкрен генә борылып карады. Ул иде, нәкъ беренче тапкыр күргәндәгечә, зәңгәрсу күлмәктән, кара бөдрә чәчләре маңгаена төшеп тора. Диләрә, үзе дә сизмәстән, шул бөдрәләргә бармакларын тидерде. (Теге вакытта бик теләсә дә, моны эшли алмаган иде бит ул).

Шул урында Диләрә  уянып китте. Кызганыч, төш өзелде. Өй эче кап-караңгы, таң атарга да хәтсез бугай әле. Торырга иртә, йоклап та булмаячак. Йокыга китсә дә, Ул аның янына кабат килмәячәк. Хатын күңеле белән үткәнгә – үзе Аның янына китте.

Азатны беренче тапкыр күргәндә Диләрәгә унҗиде яшь иде. Гадәттәгечә, ул ял көнендә дә дусты Гүзәл яшәгән университет тулай торагына китте. Гүзәлнең бүлмәдәшләре якын-тирә авыллардан. Һәр ялда  кайтып китәләр.  Ә Гүзәл белән Диләрә ерактан булгач, аларга кайту бик эләкми. Төзелештә эшләүче Диләрә ерак туганы  Рабига апада фатирда тора. Ә апа кеше килгәнне бик өнәп бетерми, шуңа да алар һәр ялны Гүзәлнең тулай торагында үткәрәләр иде. Гадәтенчә, кыз әкрен генә бүлмәгә үтте, ишекне ябуга шып туктап калды: бүлмәдә дүрт-биш егет һәм кыз, кызып-кызып, нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр иде, кызның кергәнен сизмәделәр дә. Шулай күпме басып торыр иде икән, өстәл артында ишеккә  каршы утырган егет аны күреп алды:

Исәнме, туташ, әйдә рәхим итегез, – диде ул яңгыравыклы тавыш белән.
Барысы да күтәрелеп Диләрәгә карады.Үзенә төбәлгән карашлардан чәч төпләренә кадәр кызарган кыз ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Исәнмесез, – диде.

Дусты аңа урын тәкъдим итте. Ул арада бәхәс дәвам итте. Кайсыдыр шагыйрьнең ниндидер әсәрен “сүтеп җыялар” иде.  Әдәбият-шигърияттән шактый ерак булган Диләрә бу бәхәскә кушылаудан мәхрүм иде. Шуңа да астан гына бүлмәдәгеләрне  күзәтеп  утырудан башка чара юк иде аңа. Әмма ул күз карашын үзенә сүз каткан егеттән аера алмады. Кара чәчләре бөдрәләнеп маңгаена төшеп торган бу сөйкемле егет бер карауда ук кызның күңелен биләп алды. Өстендәге зәңгәрсу күлмәге дә каракучкыл йөзенә бик килешеп тора. Аннан соң сөйләвен дә күбрәк ул сөйли һәм аңа тагын ике егет кушыла. Ә кызларның вакыт-вакыт әйткән фикерләре ничектер югалып кала сымак. Күренеп тора:  егетләр  кичә-бүген генә мәктәп эскәмиясе арасыннан чыккан кызларга караганда тәҗрибәлерәк.

Аннан соң  гөрләшеп чәй эчеп алдылар. Егет-кызлар таралгач, ахирәтләр  үз дөньяларына чумдылар: үз хәлләрен сөйләделәр. Бүтән чакта теле телгә йокмый торган Диләрәнең бүген тыныч кына үзен тыңлап-җөпләп утыруын күреп Гүзәл сорап куйды:

Нәрсә булды сиңа? Авырмыйсыңдыр бит... Йөзең дә кызарып тора...
Юк, юк, берни дә юк! – Башка вакытта дустыннан бернәрсә дә яшермәгән кыз бу юлы күңелендәгесен ачып салырга ашыкмады. Дөресрәге, эчендә ниләр кайнаганын  ул үзе дә белми иде әле.
Кызлар һәр атна саен очраша тордылар. Сирәк-мирәк кенә булса да Диләрә бөдрә чәчле егетне дә күрү бәхетенә ирешә, ә егет аңа нәкъ беренче күргәндәгечә: “Исәнме, туташ”, – дип дәшә дә, аннан соң аның дөньяда барлыгын да онытып, үзенең  шигърият дөньясына чума. Диләрә генә һәр очрашудан соң мәхәббәт диңгезенә тирәнрәк чумуын аңлый. Җавапсыз мәхәббәт диңгезенә... Андагы үзгәрешне, билгеле,  дусты да сизде.

– Гашыйк булгансың бит син, кызый! Ай-Һай буең җитмәстәй агачка, – дип әйтеп куйды. – Күпләр гашыйк аңа, ләкин ул берәүне генә ярата – шигъриятне. Алай да берәр нәрсә уйлап карарга булыр.

Гүзәл әйткәнен эшли торган кыз иде. Группалары белән театрга барырга җыенгач, Диләрәгә дә билет алды. Аның урынын “ялгыш кына” Азат белән янәшә туры китерде. Әмма егетнең  кызга игътибары гадәттәгечә “исәнме, туташ”тан ары узмады, бирелеп-бирелеп сәхнәдәге тамашаны күзәтте ул. Ә Диләрә нинди спектакль караганын да, сәхнәдә ни турында сүз барганын да күрмәде, ишетмәде, астан гына егеткә карап утырды.

Бер килүендә Гүзәл, юк сәбәбне бар итеп, Диләрәне Азатлар бүлмәсенә алып керде.  Кызның исе китте: бүлмәдә бихисап  китап иде. Тәрәзә төбендә дә, китап киштәләрендә дә, өстәлдә һәм хәтта караватта да. Әмма кызның күңелен башка нәрсә җәлеп итте –тәрәзә төбендә китаплар ышыгындагы фоторәсем. Бәхетле елмаеп торучы өчәү – Азат, бик матур бер кыз һәм алар уртасында ике-өч яшьлек малай. Нәрсә турындадыр сорап торган Гүзәл, фотога текәлеп, сүзсез калды. Кызларны күзәтеп торган Азат:

– Болар – минем хәләл җефетем белән улым, – диде.

– С-ии-н өйләнгәнмени?!– болары Гүзәл авызыннан чыккан сүзләр иде.

Ә нигә гаҗәпмени?  Мин бит сездән  биш-алты яшькә өлкәнрәк. Армиядән кайттым да өйләндем. Әлфия белән без күршеләр идек, Хәлил белән Галиябану кебек унөч яшьтән бер-беребезне сөештек. Улыбыз Әмиргә дә өч яшь инде.
– Әйтмәдең дә... – монысын Гүзәл чарасызлыктан әйтте.

Сез бит сорамадыгыз, – Азатның елмаеп торуы кызларны үртәгән кебек тоелды.
Кызлар башкача сөйләшеп тормадылар, йомышларын да онытып чыгып киттеләр.  Диләрәгә бик моңсу иде, Гүзәл дә, бер гаебе булмаса да, дусты алдында ничектер уңайсыз хис итте үзен.  Вакыт узды, күңелдәге яра да әкрен-әкрен генә төзәлде. Диләрә, кияүгә чыгып, ире белән бер кыз, ике малай үстерделәр. Икесе дә лаеклы ялда, оныклар тәрбияләргә булышалар. Ире бик яхшы кеше. Алай да вакыт-вакыт Азатны исенә төшерә  Диләрә. Бүгенге көндә танылган шагыйрь Азат. Газета-журналлардан да укып тора ул аның шигырьләрен. Китапларын да сатып ала. Әз генә вакыты булса, кулына ала ул аларны. Үз-үзенә гаҗәпләнә ул: ничек теге вакытларда аңлый белмәде икән шигырь  телен?! Дусты Гүзәл белән дә аралашып торалар. Яңалыкларны да ул җиткерә. Бүген дә бер кат эшләрен бетергәч, ирен кирәк-яракка дип кибеткә озаткач, Диләрә ахирәтенә шалтыратты. Ахирәтенең тавышы күңелсез иде.

– Нәрсә булды, нигә кәефең юк, – дип сорады, дустының халәтен бер сүздән аңлаучы  хатын.

Азат юл фаҗигасенә очраган, бүген җирлиләр. Хәзер озатырга барабыз, – дип җавап бирде Гүзәл.
Диләрәнең аяк астында җир убылгандай булды. Менә нигә кергән икән ул аның төшенә! Әллә Гүзәлгә ияреп озатырга барыргамы икән? Юк. Юк. Хәтерендә елмайган килеш калсын, маңгайга төшкән кара чәчләре, аксыл зәңгәр күлмәге белән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев