Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Олы югалту! Якты кояш иде ул

Бу олуг шәхескә күпләр чиксез рәхмәтле

вафат булган күренекле татар язучысы, эзтабар Шаһинур МОСТАФИН – безнең район язучылары өчен өлкән остаз иде.

“Адәм баласы үзе үлгәннән соң нур булып кала...” Бу – Шаһинур аганың соңгы әңгәмәләренең берсендә әйткән сүзләре. Чыннан да, нур чәчеп тора торган якты кеше иде ул. Фәрештәдәй изге күңелле бу затның исеме дә серле, фарсыча мәгънәсе “нурлар патшасы” дигәнне аңлата. 


Безнең төбәк язучылары өчен мәркәзебез Казандагы кояш иде Шаһинур абый. Кайчан гына күрешсәк тә елмаеп каршы алды, иң беренче хәл-әхвәлебезне белешә, иҗатыбыз белән һәрдаим кызыксынып тора иде. Барыбызны да тигез күрде, һәркемгә ярдәм итү җаен тапты. Аның эшкәртүендә басылган йөзләгән китап арасында безнең дә иҗат җимешләребез бар. Ул китапларга язучы бездән дә ныграк сөенә иде. Аның табадан гына төшкән китабымны кат-кат кулына алып: “Шәп булган бит бу! Рәхмәт, рәхмәт!” – диюе – бүгенгедәй дә күз алдымда. 

Бүләк итеп биргән автографлы китапларын еламый гына укып та булмый... Чит, ят кешеләрне дә туганыдай якын итә белүчеләр сирәк шул ул! Шаһинур Мостафинда чиста күңеллелек, игелек, мәрхәмәт, ихласлылык көчле иде. Үзе әйтмешли, күңеле матур булган кеше генә батырлык эшли ала. Ә Шаһинур абыйның яшәлгән елларының һәр көне – үзе батырлык! Аның кебек әти-әнисен зурлаган, васыятьләрен җиренә җиткереп үтәгән, вакыт ком-ташлары, зилзилә, хәрабәләр астында калган күпме кадерле исемнәрне, асыл затларны, яу кырында ятып калган батырларны барлаган, исемнәрен тарихка керткән, шагыйрь дә, эзтабар да булган хисле дә, көчле дә ир-атлар бармы икән?! Аралашкан бик күп кешеләрем булса да, Шаһинур Әхмәтсафа улы кебек кешелекле, кечелекле, риясыз, кылган яхшылыгына бәя сорамый торган, үзеңә сиздерми генә дә ярдәм итә белә торган кеше очратканым булмады... Мин генә түгел, бу олуг шәхескә күпләр чиксез рәхмәтле. 

Олы югалту! Алтын йөрәкле, көчле, сер бирмәс Шаһинур абый китеп барды. Күңелләрдә ачы сагыш, күз алдында якты, җылы елмаюы, хәтерләрдә мең тапкыр кабатланган “рәхмәт”е... 

2008 елда Шаһинур Мостафинның туган авылымда "Кояш исе" исемле китабымны тәкъдим итү кичәсендә катнашуы минем өчен зур мәртәбә булды. Рәхмәтләр яусын, үз игелеге меңе белән үзенә кайтсын! Урының оҗмах түрләрендә булып, авыр туфрагың җиңел булсын, Шаһинур абый! Ә язмамны олуг шәхеснең бик акыллы сүзләре, зирәк фикерләре белән тәмамлыйм: “Эзтабарлыкның киләчәге матур булыр дип уйлыйм. Батырлык темасына яңадан әйләнеп кайтачаклар. Чөнки әле интернет аша гына түгел, кешенең кулына китап тотып укыйсы килә башлаячак. Китап уку – күңелгә бер дәва, чөнки аның үзгә бер тылсымы бар. Китаптан күңелгә акыл, яктылык күчә. Кеше яшәгәндә, батырлыклар туа торачак. Шул батырлыкларны күрә белү өчен безнең әдипләребез дә, язучыларыбыз да кирәк. Батырлык – мәңгелек тема! Җир шары булганда, бу тема яшәячәк. “Рәхмәт, рәхмәт” сүзен бер-беребезгә ешрак әйтергә язсын. Ни өчен мин ике рәхмәт әйтәм? Чөнки бер рәхмәт ятим була, ике рәхмәт җылытып тора! Парлап яшәгәндә дә күңеллерәк бит. Иҗатта да, тормышта да, кешеләрнең парлы булуларын телим. Кешеләрнең күңелләренә ялгызлык беркайчан да үрләмәсен. Яшәсен матурлык һәм батырлык!”

 
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев