45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

25.01.2018 13:50 | Котлыйбыз! Принтерга

45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

 

Уразай авылында яшәүче кадерлебез Вәсил Хаҗимөхәммәт улы Гариповны 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Миңа күрсәткән кадер-хөрмәтең, рәхим-шәфкатең өчен мең рәхмәт, улым. Балаларыңның уңышларына сөенеп, сау-сәламәт булып гомер ит.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Тормыш дилбегәсен нык тотасың –

Ышанычлы,  терәк булырлык.

Кадерле тормыш иптәшем! Кадер-хөрмәтләргә төренеп, безнең күңел җылыбызыны тоеп, озын гомер кичерергә язсын.

Син – минем терәгем, мин – синең йөрәгең,

Җирдәге оҗмахым, гомерлек юлдашым.

Ходайдан бирелгән түгәрәк бәхетем,

Гаилә учагы – селкенмәс тәхетем.

Безгә ныклы таяныч булганың, төпле киңәшләрең, ярдәмең өчен чиксез рәхмәтләребезне әйтеп, бәхетле мул тормышта, әниебез белән тигезлектә озак яшәвеңне телибез, кадерле әтиебез.

Шатлык-куанычлар, олы бәхет

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Иң изге теләкләр белән әниең Нәзирә, тормыш иптәшең Рәзилә, кызың Алинә, улың Илмир.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту