Бүген – Искечә Яңа ел

13.01.2018 08:18 | Яшәеш Принтерга

Бүген, 13 январьда, иске стиль буенча Яңа ел.

Ял көнендә күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Мәдәният учакларында бәйрәм тамашалары гөрли, телевизордан кызыклы тапшырулар күрсәтелә. Күпләр сәгать 12не тутырып Яңа елны да каршы ала торгандыр. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Мәдәният хезмәткәрләре искечә Яңа елны бергә каршы алырга чакыра.

Район Мәдәният сараенда 18 яшьтән зурраклар өчен ретро-дискотека, Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында ял киче уздырыла.

Бәйрәмнәр кичке сәгать 8дә башлана. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту