Кәефең ничек, райондаш

16.01.2018 14:55 | Район тормышы Принтерга

Илдар ИДИЯТОВ, 2нче мәктәп укытучысы-тренер:

–       Кәефем бик яхшы. Минем футболчы кызларым капитаннары Юлия Шустова җитәкчелегендә гомуми белем бирү оешмаларының II спартакиадасының зона этабында җиңү яуладылар. Ярышларда тугыз команда катнашты. Без Тукай һәм Зәй районнары белән бер төркемгә эләктек. Аларны җиңгәннән соң мамадышлылар белән уйнадык. Финалда җиңү өчен Минзәлә командасы белән көрәшергә туры килде.

Кызларга уеннар җиңел бирелде. Бу – даими тренировкаларның нәтиҗәсе. Без биш көн мәктәптә, аннан шимбә, якшәмбе түләүле шартларда “Олимп“ спорт комплексында шөгыльләнәбез. Теләктәшлек күрсәткәннәре өчен ата-аналарга зур рәхмәт.

Хәзер 20-21 январьда Казанда узачак республика этабына әзерләнәбез. Кызларыбыз анда да сынатмас дип ышанам. 

 

Илгизә ХӘСӘНОВА, Шаршады авылы инвалидлар җәмгыяте рәисе:

–       Безнең авылда 12 инвалид бала яши. Игелекле кешеләр ярдәме белән быелгы Яңа ел алар күңелендә озак вакыт сакланырлык истәлекле итеп уздырылды. Красный бор аучылык базасы директоры Николай Козлов уенчыклар алырга акча бирсә, “Кампромлес“ ширкәте директоры Андрей Варенич Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде. Шәхси кибет хуҗасы Резидә Нурмөхәммәтова да баллы күчтәнәчләр әзерләгән иде. Эшмәкәр Зәйнулла Ильясов һәр баланы үзе әзерләгән бүләкләр белән шатландырды. 

Балалар, аларның әти-әниләре исеменнән иганәчеләргә игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәт җиткерәбез. Янәшәдә шундый олы йөрәкле кешеләрнең булуы – үзе зур бәхет бит ул. Ходай һәркайсының эшен уң итсен иде.

 

Людмила МАТВЕЕВА, Варкләд-Бодья клубы сәнгать җитәкчесе:

–       Һәрвакыттагыча, безнең клубта искечә Яңа ел бик күңелле узды. Әлеге чарага без илле яшьнең “теге ягына“ чыкканнарны чакырдык. Ә яшьләр Яңа ел бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ачканнар иде.

Пенсионерларыбыз бик актив. Бу юлы “Инвис“ ансамбленә йөрүче өлкәннәребез матрешкалар булып киенделәр. Виталий Михайлов  Кыш бабай булды. Кар кызы – 78 яшьлек Елизавета Авдеева. Шушы яшендә дә ул барлык чараларда актив катнаша. Бу юлы да үз ролен бик оста башкарды.

Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, уйнадылар. Иң өлкәннәр дә клубка чыккан иде. Алар тамашачы буларак кына катнаштылар. Чарадан барысы да канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.                         

 

Эмиль ЛУЗАН, 4нче мәктәпнең 3б сыйныфы укучысы:

–       Без сыйныфташларыбыз белән Ижауга Милли театрга “Морозко“ спектаклен карарга бардык. Мин беренче тапкыр чын театрда булдым. Моңа кадәр район Мәдәният сараена концерт һәм чараларга гына йөргәнем бар иде, шулай ук мәктәптә узган спектакльләрне караганым булды. Танылган театр бинасына якынлашуга ук чын театрның нинди булганлыгы күз алдына килде.

“Морозко“ әкияте балачактан таныш. Аны яңача тәкъдим иттеләр. Музыкаль шаян спектакль безне яңа персонажлар, актерларның бик яхшы итеп уйнавы, кышкы декорацияләр, матур костюмнар белән шаккатырды.

Онытылмас сәяхәт бүләк иткәннәре өчен укытучыларыбыз Рузилә Гыйльметдиновна һәм Аидә Илдаровнага зур рәхмәт.     

 

Екатерина САМСОНОВА сораштырды.               


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту