Бүген – Гашыйклар көне

14.02.2018 07:52 | Яшәеш Принтерга

Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.

Бүген – 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны үзегезнең мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз белән бәхетле итегез.

Исәнбайда яшәп иҗат итүче шагыйрә Әлфирә Низамова да

Куллар – кулда, уйлар – уйда,

Җиңел аңлашу.

Олы бәхет – бер-береңне

Яратып яшәү! дип язган.

Яратып һәм яратылып, сөеп һәм сөелеп яшәгез, дуслар! 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту