Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедә изге Сергий Радонежский чиркәве

Әгерҗедә изге Сергий Радонежский чиркәве
  • Тасвирлама:

    Чиркәү ачылганнан бирле 15 елдан артык вакыт узган. Бүгенге көндә чиркәү гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул халык белән социаль эшләү һәм миссионерлык эшенең үзәге булып тора. Чиркәү эчендә балалар һәм өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәбе дә эшли. Чиркәү көн саен 08.00 дән 20.00 гә кадәр ачык.

  • Адресы:

    Әгерҗе шәһәре, К.Марск урамы, 36 нчы йорт

Әгерҗедә православие җәмгыяте Алабуганың изге протоиерее Сергей Лепихин тәкъдиме белән 1993 елда оештырыла. Староста Нина Мерзлякова белән берлектә алар җәмгыятькә элек халык суды урнашкан иске бинаны бирүләренә ирешәләр. Кыска вакыт эчендә бина гыйбадәт кылу урыны итеп үзгәртелә, ә 1995 елның 22 маенда биредә беренче илаһи Литургия үткәрелә. 2004 елда исә яңа чиркәү салу мәсьәләсе туа, чөнки чиркәү барлык мәхәллә кешеләрен сыйдыра алмый башлый. Участок бүлеп бирү турында уйлана башлыйлар. Район җитәкчелеге үз ризалыгын биреп, 2005 елда яңа чиркәү төзелә башлый. 2008 елның 28 августында Сергий Радонежский гыйбадәтханәсе рәсми рәвештә ачыла. Бу көнне бәйрәм намазын протоиерей Сергий Лепихин үзе һәм чиркәү настоятеле иерей Андрей Ехлаков үткәрә. Гыйбадәтханәдә ул көнне Премьер министр вазифасын башкарган Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге Татарстан Хөкүмәте әгъзалары да була. 2022 елда гыйбадәтханәдә кыңгыраулар һәм кыңгырау чыны барлыкка килә. Бүгенге көндә чиркәү гыйбадәт кылу урыны гына түгел, халык белән социаль эшләү һәм миссионерлык үзәге дә булып тора. 2005 елдан бирле «Әгерҗе радио» сында «Православие сәгате» тапшыруы чыкса, 2007 елда «Әгерҗе хәбәрләре» газетасында «Православия уты» бите басыла. 2022 елда ВКонтакте социаль челтәрендә бу темага кагылышлы материаллар, фотосурәтләр, гыйбадәт кылу расписаниесе урнаштырыла. Чиркәү эчендә өлкәннәр һәм балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли. 2023 елда Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында православие рухи-агарту үзәгенә нигез ташы салу тантанасы булды.