Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Иж-Бубый авылы тарихы музее

Иж-Бубый авылы тарихы музее
  • Тасвирлама:

    Иж-Бубый авылы тарихы музее төбәк өчен әһәмиятле әдәби мирас объекты булган, сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның яңартылган йортында урнашкан.

  • Адресы:

    Әгерҗе районы, Иж-бубый авылы, Үзәк урам, 30 нчы йорт

2019-2021 елда сәүдәгәрнең йорты яңартылып, биредә авыл тарихы Музее урнаштырылган. Кирәкле мәгълүмат, тарихи экспонатлар җыю буенча зур эш башкарылган. Музейда алты зал бар. Беренчесе XVII-XIX гасырлардагы авыл тарихына багышланган. Алдагысы авыл халкының сәүдәгәрлек эшчәнлеген чагылдырган. Музейның икенче этажында Иж-Бубый мәдрәсәсенә багышланган зал урнашкан. Биредә шулай ук бертуган Нигматуллиннар-Бубиларның тормышы һәм эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин. Чираттагы бүлмәдә сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның тормышы һәм хәйрия эшчәнлеге ачылган. Тагын бер зал – Бөек Сугышчыларга Дан залы. Бу залда Бөек Ватан сугышында катнашкан иж-бубыйлылар турында бай мәгълүмат җыелган. Музей тупланмасы меңнән артык эксклюзив һәм уникаль әйберләрдән тора, шул исәптән этнография һәм көнкүреш әйберләре, нумизматика, археология, документлар һәм фотографияләр. Биредә районның тарихи объектлары белән якташларны гына түгел, туган як тарихына битараф булмаган кешеләрне дә таныштыру максатыннан чыгып, төрле чаралар, тематик һәм күзәтү экскурсияләре оештырыла.