Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедәге Михаил Ометовка стела

Әгерҗедәге Михаил Ометовка стела
  • Тасвирлама:

    Михаил Васильевичның барельефлы стеласына якынча 50 ел.

  • Адресы:

    Әгерҗе шәһәре, Ометов урамы

Әгерҗенең бер урамы коммунист, гражданнар сугышы герое Михаил Ометов исемен йөртә.1918 елда Ометов 190 үзиреклеләр составында Әгерҗедән Уралга килә. Ул 243 нче полк ротасына политрук итеп билгеләнә. 1919 елның январендә чигенгәндә ике аягы да яралана. Дошман кулына эләгә. Колчакчылар тарафыннан җанварларча җафалана һәм шул ук елны һәлак була. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән 1920 елда тимерьюлчылар шәһәренең бер урамына Михаил Ометов исеме бирелә. Ә инде 1975 елның 7 ноябрендә аның хөрмәтенә тантаналы рәвештә монумент ачыла. 2014 елның сентябрендә реконструкциядән соң момумент һәм нәкъ шул ук вакытта Ометова исемен йөртүче реконструкцияләнгән урам да тантаналы рәвештә ачыла.