Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Саклау авылында тарихи мәчет

Саклау авылында тарихи мәчет
  • Тасвирлама:

    Саклау мәчете – ТРның тарихи-архитектура һәйкәле.

  • Адресы:

    Әгерҗе районы, Саклау авылы

Саклау авылына XIX гасырның икенче яртысында Измаил-бәк Чыңгыз морзаның йорты буларак нигез салына. 1905 елда Саклау тирәсендәге җирләрне Кыдырлыдан икенче гильдия сәүдәгәре Әхмәтшакир хаҗи Зәитов сатып ала һәм авылга нигез сала. Абыйсы Шиһабетдин хаҗи белән бергә биредә 1911 елда кызыл кирпечтән агач манаралы мәчет һәм мәктәп төзиләр. Саклау мәчете – ТРның тарихи-архитектура һәйкәле. Хәзерге вакытта авылның төп халкы калмаган. Дистәгә якын йортта читтән килгән кешеләр яши. Нәкъ менә Саклауда 2005 елдан бирле мөселманнарның тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, дингә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән абруйлы җыелышы зурлап уздырыла. Һәр елны бирегә 200гә якын дин кардәшләр җыела.