Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедәге Вокзал урамындагы паровоз һәйкәле

Әгерҗедәге Вокзал урамындагы паровоз һәйкәле
  • Тасвирлама:

    Паровоз Әгерҗе станциясенә килүче кунакларны каршылый.

  • Адресы:

    Әгерҗе шәһәре, Вокзал урамы

Паровоз 1971 елның 22 январендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган локомотив депосы хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән. Постаментта «Безне онытмаячаклар» дигән кыска язу бар. Язу астына алтын хәрефләр белән сугыш батырларының фамилияләре язылган. Аны вокзал комплексы территориясендә урнаштырырга карар кылганнар. Урынына паровоз үз йөреше белән килгән, ә алга таба – фундаментка махсус рельслар салганнар.