Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗе районында мәгариф тармагы

Бу бүлектә Әгерҗе муниципаль районы мәктәпләренә җентекле күзәтү, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре (сәнгать мәктәбе, балалар иҗат йорты һ.б.) турында мәгълүмат табарсыз.

Әгерҗе районы мәгариф учреждениеләре берьюлы берничә юнәлештә эш алып баралар: физик, танып белү, сөйләм, патриотик, социаль-коммуникатив, сәнгати-эстетик. Мәгариф системасында барлыгы 582 педагог хезмәт куя. Әгерҗе районында 18 мәктәп һәм 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат бар. 

Әгерҗе районы мәктәпләре

Райондагы 16 мәктәпнең 12се базасында санлы һәм гуманитар профильдәге, табигать белеме һәм технология юнәлешендәге «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшли. Аларда 1738 бала шөгыльләнә. Яңа уку елыннан Кадыбашта химия, биология, физика юнәлешендә үзәк эшли башлады. Дүрт белем бирү учреждениесендә социаль-педагогик юнәлеш тормышка ашырыла. 

Быел беренче сыйныфка укырга 332 бала керде.

Район мәктәпләре алдында торган төп бурычларның берсе – белем бирү сыйфатын күтәрү. Шуны әйтү кирәк, быел безнең район республикада имтиханнарны техник һәм оештыру мәсьәләләре ягыннан кече шәһәрләр буенча иң яхшы муниципалитетлар унлыгына керде. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл алучылар саны да сөенерлек. Район укучылары ел саен туган тел (татар, мари, удмурт), әдәбият, инглиз теле, тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар. 

Тагын бер мөһим юнәлеш – туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. 19 мәктәпнең 6сында туган телдә белем бирү башкарыла. Колачлау – 25 процент. Бима мәктәбендә күп фәннәр мари телендә алып барыла. Яңа уку елыннан ике шәһәр мәктәбендә беренче билингваль сыйныфлар ачылды. Районда барлыгы 78 укучы удмурт телен, 17 укучы мари телен өйрәнә. Ике шәһәр мәктәбендә өч мари һәм удмурт телләре түгәрәкләре эшли. Балалар «Бөек удмурт теле», «Милли удмурт бизәкләре», «Мари фольклоры» түгәрәкләренә йөриләр. 

Зур урынны айти-технологияләр алып тора. Район мәктәпләре «Киләчәк коды» федераль проектында актив катнашалар. 1нче гимназия, 2нче мәктәп, Тирсә һәм Красный бор мәктәпләре әлеге юнәлештә эшләделәр. 

Район мәктәпләрендә дәрестән тыш «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» занятиеләре актив рәвештә тормышка ашырыла. Алар укучыларның Ватаныбызга, уникаль тарихка, бөек мәдәнияткә карата мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлтелгән. Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдән дә мөһим бурыч юк. Патриотик эш алып бару кысаларында җиде мәктәптә мемориаль такталар, 4сендә Батыр партасы барлыкка килде, 8ендә фотоэкспозиция, 4сендә артобъект урнаштырылды, калганнарында Хәтер стеналары ачылды. Уку елы дәвамында укучылар махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән хәйрия концертларында катнашалар. 

Районның барлык мәктәпләрендә балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте»  Россия хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре ачылып, аларда 510нан артык укучы катнаша. 

Тәрбия эшенең тагын бер юнәлеше булып «Мәктәп театры» проектын тормышка ашыру тора. Театр коллективлары районның һәр мәгариф учреждениесендә дә бар һәм аларда 280нән артык бала шөгыльләнә. 

Тәрбия эшендә музей педагогикасы мөһим роль уйный.Район мәктәпләрендә 12 паспортлаштырылган музей бар. Бердәм белем бирү киңлегенең тагын бер элементы – өстәмә белем бирү. Өстәмә белем бирү белән Әгерҗе районында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 4560 бала колачланган, бу гомуми балалар санының 80 процентын тәшкил итә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре

Әгерҗе районында барлыгы 9 балалар бакчасы эшли:1нче балалар бакчасы, 4нче балалар бакчасы, 5нче балалар бакчасы, 6нчы балалар бакчасы, 7нче балалар бакчасы, 8нче балалар бакчасы, 9нчы балалар бакчасы, Красный бор балалар бакчасы, Тирсә балалар бакчасы. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1179 бала йөри. 

Узган елның сентябреннән балалар бакчалары бердәм белем бирү программасына күчтеләр. Бу балалар өчен туганнан алып мәктәпкә укырга кергәнче бердәм белем бирү киңлеген булдырырга ярдәм итә.

Барлык балалар бакчаларында да балаларны ике дәүләт теле буенча укыту тормышка ашырыла. Күптелле белем бирүне тормышка ашыру максатыннан «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты гамәлгә кертелгән  Узган уку елында 500 мең сумлык грантка 9нчы балалар бакчасы лаек булды. Балалар бакчаларында татар телен өйрәнү буенча эш алып барыла. Аларда тәрбияләнүчеләрнең 42 проценты татар белендә белем һәм тәрбия ала. 

Балалар бакчаларында Россия яшьләре һәм балаларының «Алдынгылар хәрәкәте» актив рәвештә үсеш ала. Яңа уку елында аларның сафын дүрт шәһәр бакчасы һәм Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тулыландыра.  

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре ел саен квалификацияләрен күтәрәләр, «Ел тәрбиячесе», «Мәктәпкәчә белем бирү программасын туган телдә тормышка ашыручы иң яхшы педагог», «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим» һөнәри бәйгеләрендә, «Туган тел», «Педагог-психолог», «Россия укытучысы-дефектологы», «Авыл укытучысы» мастер-классларында катнашалар. 7нче балалар бакчасында татар телендә белем һәм тәрбия бирү тәрбиячесе Гөлия Камалтинова «Ел тәрбиячесе - 2024»  республика бәйгесендә икенче урынга лаек булды.