1 октябрь – Өлкәннәр көне

1 октябрь – Өлкәннәр көне
Сез – горурланырлык тере тарих
Халыкара өлкәннәр көне барлык буыннар өчен дә үзенчәлекле. Бу көн безгә әти-әниләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары, остазларыбыз һәм өлкән дусларыбызга хәрби һәм хезмәт батырлыклары, туган ил, республика, районыбыз үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге бирә.
Сез – зур тормыш мәктәбе узган буын. Белемегез, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заманда аеруча кирәк.
Сез – горурланырлык тере тарихыбыз, үз көчебезгә ышану, югары әхлак, тормыш оптимизмы һәм рухи мәдәниятебез үрнәге.
Барыгызга да нык сәламәтлек, тыныч көннәр, алдагы көнгә ышаныч, өмет телим. Өлкәннәргә сак һәм хөрмәтле караш һәрберебез өчен көндәлек бурыч булсын иде.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев