1 октябрь – Өлкәннәр көне
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көн – зирәк, сабыр, бай тормыш тәҗрибәсенә ия өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән форсат ул.
Сез – районыбызны үстерү, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек буын.
Әле хәзер дә күпләрегез районның җәмәгать тормышында катнашасыз, актив яшәү рәвеше алып барасыз, яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертәсез. Киңәш сорап та сезгә мөрәҗәгать итәбез, эш һәм тормыш тәҗрибәгезгә дә таянабыз. Авыруларга бирешмәгез, ак чәчәкле гомер көзегезне тыныч, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле булып, хөрмәт тоеп уздырыгыз. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле өлкәннәребез!
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ
Нет комментариев