Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

24 мая 2016, 10:08

94

0

0

85 ЯШь - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Тирсәдә гомер кичергән, бүген Биектауда яшәүче кадерле әнием, әбиебез Розалия Миңнегәрәй кызы Солтановага - 85 яшь.
Дөньяга килгән мизгелеңнән алып, инде гаилә корып балалар, оныклар үстерсәң дә, синең өчен "балам" дип өзелеп торучы газиз кешең янәшәдә булудан да зур бәхет юктыр. Безнең әниебез, Аллага шөкер, исән-сау. Кадерлебез, бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларыңның бәхетенә куанып, күңел җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай сине саулыгыңнан аермасын.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын озак еллар яшәп
Оныкларың бәхетен күрергә.
Сине яратып, кызың Айсылу-Фәнил, оныкларың Гөлназ-Рафинад, Рамис-Гөлүсә, Гөлфинә-Марсель, Линар-Әлфия, оныкчыкларың.
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Яңавылда яшәүче энем Фәнил Зәкәрия улы Вәлиуллинны 55 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Җәмәгатең Дамира белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын. Сөекле балаларыгыз уңышлары белән сөендереп торсын.
Хезмәтеңдә хөрмәт яулап
Макталган ир заты син.
Гомереңне җырга тиңләп
Сыгылмыйча яшисең.
Гаиләңне җылытырлык
Ялкын дөрли учакта.
Без туганнар өчен үрнәк,
Таяныч син һәрчакта.
Иң матур теләкләр белән Биектаудан Фәридә-Фәрит, балалар.
КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН
Күп еллар Исәнбай участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән, хәзер теш табибы вазифасын башкаручы хөрмәтле Назиф Мирзиян улы Ханнановны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Бәйрәмегез Сезгә бары тик куанычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз. Авылдашларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез. Сез гомер буе үз эшегезнең остасы, таләпчән, тәвәккәл, тырыш булдыгыз. Бу сыйфатлар Сезне киләчәктә дә ташламасын.
Сәламәтлек Сезне ташламасын,
Гаиләгездә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Хөрмәт белән Рәфикъ-Зөлфия Шакировлар.
***
Исәнбай авылында яшәүче кадерле җизнәбез Назиф Мирзиян улы Ханнановны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Озын гомер, шатлыклы көннәр телибез. Гөлфия апа белән тигез тормышта, балаларыгыз, оныкларыгызның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Эшеңдә дә олы хөрмәткә лаек табиб булып хезмәт ит.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән Мухъяновлар һәм Рабгутдиновлар гаиләләре.
СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Кичкетаң авылында гомер кичерүче якын дустым Лилия Мөнир кызы Зарипованың 25 майда зур юбилее. Дустым Лилия! Сине ихлас күңелемнән бәйрәмең белән котлыйм.
Гомерең буе шәфкатьле хезмәтеңә тугры булып кешеләргә ярдәм иттең, йомшак телең, ягымлы йөзең белән дә дәваладың, күпме рәхмәт сүзе ишеттең. Сау-сәламәт бул, мул тормышта имин яшә.
Гаиләңдә дә һәрвакыт татулык, тынычлык, аңлашу булсын. Мирзаян белән тигезлектә, балалар, оныкларыгызның игелеген тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Ихтирам белән Тәслимә дустың.
Можга шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев