Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

12 июль – Россия почтасы көне

10 июля 2020, 14:55

115

0

0

12 июль – Россия почтасы көне

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Районыбызда почта хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр. Бүгенге көндә районара почтамп халыкка күп төрле хезмәт күрсәтә. Хатлар, вакытлы матбугат, пенсияләр һәм пособиеләр илтеп тапшыру, акча күчерүләрне, коммуналь һәм башка төрле түләүләрне кабул итү, газета-журналларга яздыру кампаниясе алып бару һәм башка хезмәтләрегез белән районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә өлеш кертәсез. Бүген почта хезмәте үзенең яңарышында җитди һәм җаваплы чор кичерә, шул ук вакытта һәркем файдалана алырлык элемтә чарасы булып кала.

Сез берничә хуҗалыклы авылларга да барып җитәсез, аралашуга сусаган өлкәннәрне тыңлыйсыз, аларның хәлләренә керәсез, көнкүрешен яхшыруга булышлык итәсез. Почта тармагында хезмәт хаклары белән бәйле проблемалар яшәп килүгә карамас­тан, күркәм хезмәт традицияләрегезгә тугры кала, ихтирам казана алдыгыз.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез. Киләчәктә дә эшләрегез hәрчак уң булсын. Yзегезгә дә гел шатлыклы хәбәрләр килеп торсын!

Ихтирам белән, "Әгерҗе хәбәрләре" коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев