Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

26 августа 2016, 06:40

186

0

0

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Әниемнең сыйныфташы, дусты, күршесе, хезмәттәше Рабига Миннәхмәт кызы Мусинаны 70 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйм.
Рабига апа минем дә сыйныф җитәкчесе булды. Безгә рус теленнән төпле белем бирде. Мәктәптә укыган елларны, Сезне бик еш сагынып искә төшерәбез, укытучым. Бердәм, дус сыйныф булдырдыгыз, безнең өчен икенче әни дә идегез Сез.
Илдус абый белән ак чәчәкле гомер көзегезгә кадәр парлашып яшәү насыйп булсын. Кызларыгыздан, оныкларыгыздан бары сөенечле хәбәрләр генә ишетергә язсын. Сәламәт булыгыз, иман байлыгы, бәхет-шатлыклар телим Сезгә.
Сүздә түгел, кылган гамәл белән
Төшендереп яшәү серенә,
Күрсәттегез безгә сыгылмыйча
Менәр сукмак гомер үренә.
Рәхмәтләрне сезгә җиткерергә
Каян табыйк җылы сүзләрне?!
Тигезлектә тулы бәхет белән
Каршылагыз алтын көзләрне.
1994 елгы чыгарылыш сыйныф укучыгыз Лениза Мифтахова.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Тирсә мәчетенә йөрүче дин кардәшебез Рәсимә Гыйният кызы Садыйкованы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Күп еллар укытучы булып эшләгән Рәсимә ханым - соңгы елларда мәчеттә балаларга ислам дине сабакларын бирүдә олы ярдәмче. Үз өстендә даими шөгыльләнүе, һәрчак белемен арттырырга омтылуы белән дә үрнәк ул.
Елларга бирешмичә, тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, йөрәк назын, йөз матурлыгын, күңел көрлеген саклап, дөньяга ямь өстәп яшәүче Рәсимә ханымга Ходай саулык-сәламәтлек, тыныч көннәр, балалар игелеге бүләк итсен.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен.
Тирсә мәчетенә йөрүче дин кардәшләрең.
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Яңа Акхуҗа авылында яшәүче кадерле әтиебез Рамил Баязит улы Касыймовны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Гади, сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле әтиебез! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Син - безнең өчен кайгыртучан әти, изге күңелле бабай. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел елмаеп, безне сөендереп, шатландырып яшә.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә игелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән әбекәебез Лилия, кызларың Гөлфия-Илнар, Рамилә-Илназ, Зөһрә-Адель, улың Илфир, оныкларың Адилә, Амалия, Булат һәм Нияз.
СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...
3нче балалар бакчасында пешекче булып эшләүче хезмәттәшебез Рәсимә Раиф кызы Александрованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Оста куллы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, һәркем белән уртак тел табып эшләүче хезмәттәшебезгә парлы гомер, сәламәтлек, шатлыклы көннәр телибез. Башка кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын, улыгыз һәм киленегезнең игелекләрен күреп, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен тоеп, сөенеп яшәгез.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелегездә.
Без теләгән бәхет-шатлык
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Хөрмәт белән балалар бакчасы коллективы.
45 - ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ
Әгерҗедә яшәүче кадерлебез Венера Мәгъсум кызы Ишмөхәммәтованы 45 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.
3нче мәктәптә укытучы булып эшләүче Венерабызның уңышларына бик сөенәбез, аның белән горурланабыз. Гаиләсендә дә ул уңган хатын, яраткан әни булып бик бәхетле гомер кичерә. Шушы бәхетең озак елларга сузылсын, йөзеңнән елмаю китмәсен.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Бәйрәмең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Әти-әниең Рәис-Илсияр, Рима апаң.
СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Көчек авылында туып-үскән, хәзер Ижауда яшәүче Рамил Рәдүл улы Закировны 30 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.
Гомерең озын, көннәрең кояшлы, сәламәтлегең нык, күңелең һәрвакыт шат булсын. Һәр тарафта уңышларың чикләнмәсен. Эшеңдә Ходай җиңеллекләр бирсен, безне сөендереп-шатландырып, беркайчан да авырлыклар күрми яшә, кадерлебез. Синең яшь - әле ул гомереңнең иң матур мизгеле. Әнә шул елларның кадерен белеп, һәрвакыт яшьлек илендә бәхеткә күмелеп, тормыш иптәшең Ландыш белән яраткан кызыгыз Ләйләне тигезлектә үстереп, куанып-шатланып яшәү насыйп булсын.
Синең күңелеңә тумыштан ук
Яхшылыклар Ходай иңдергән.
Пар ярыңны биреп бүләкләгән,
Йөрәгеңә сүнмәс көч биргән.
Сынатмыйча яшә киләчәктә,
Гел түгәрәк булсын бәхетең.
Гомер буе сине әйдәп барсын
Ак җилкәнле якты өметең.
Сине яратып, тормыш иптәшең Ландыш, кызың Ләйлә, әти-әниең Рәдүл-Зөлфия, әбиең Мөкәрәмә, әби-бабаң Вәсим-Фәнисә, Рамил.
СИН - НЫКЛЫ ТЕРӘГЕБЕЗ
Биектауда яшәүче кадерле җәмәгатем, әтиебез, улыбыз Радик Альберт улы Мөфтиевны гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Кадерлебез, гаиләбезнең ныклы, йортыбызның ямьле булуында синең өлешең бик зур. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Туган көнең белән котлап, сиңа иң изге теләк: сәламәт һәм һәрчак янәшәбездә бул.
Уртак безнең шатлык-борчулар да,
Син бит - безнең ныклы терәгебез.
Тигезлек һәм бәхет теләп кенә
"Син" дип тибә кайнар йөрәгебез.
Иң изге теләкләр белән җәмәгатең Гөлшат, балаларың Зиләрә, Динә, Ранис. Бу теләкләргә әти-әниең дә кушыла.
***
Хөрмәтле киявебез Радик Мөфтиевны туган көне белән котлыйбыз.
Кадерлебез, җәмәгатеңә ныклы терәк, балаларыңа сөекле әти, әти-әниеңә кайгыртучан ул, безнең өчен дә төпле киңәшче, ярдәмче син. Киләчәктә дә барыбызны кайгыртып яшәүче йөрәгең ару-талуны белмәсен, көннәрең якты, саулыгың ныклы, бәхетегез гомерле, пар канатлы булсын.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап, бергә-бергә
Каршылыйк без килер елларны.
Матур теләкләр белән әбиең Гүзәлия-Вячеслав, Ришат-Чулпан, Айназ, Илсаф, Азалия, Таңсылу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев