Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

31 августа 2016, 13:05

102

0

0

85 ЯШь - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Кадыбаш авылында яшәүче кадерле туганыбыз Кәүсәрия Хәбибулла кызы Закированың 1 сентябрәдә 85 яшьлек юбилее. Апабызны олуг гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Гомер йомгагын сүткәндә шатлыгын да, борчуын да күп күргән, авырлыклар алдында каушап калмаган олы йөрәкле ул безнең Кәүсәрия апабыз.
Кадерлебез! Тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, үзеңнең тырышлыгың белән бүген дә дөньяга ямь өстәп яшисең. Без сине бик хөрмәт итәбез. Алдагы көннәреңне тазалыкта-саулыкта, куанычта-шатлыкта уздырсаң иде.
Син булганга яшәвебез ямьле,
Игътибарың безгә көч бирә.
Матур көннәрне озайтып
Яшик әле шулай гел бергә.
Сәламәтлек, озын гомер -
Ходайдан булсын бүләк.
Рәхмәт сиңа, Кәүсәрия апабыз,
Бездән - иң изге теләк.
Иң матур теләкләр белән Рәкыйбә, аның балалары, оныклары исеменнән Рәсимә, Рәсилә.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
1 сентябрьдә Сокман авылында яшәүче кадерле әниебез Вәзилә Мөхәммәтнур кызы Әскәровага - 60 яшь.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып торсын. Таң җилләренең назлысы, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, киң күңелле булып кал. Алга таба да сөенеч-куанычта, бәхетле булып яшәргә язсын сиңа.
Сөекле әниебез! Үскән вакытта китергән кыенлыклар, борчулы көннәр, йокысыз төннәр өчен синнән гафу үтенәбез, рәхмәт хисләребезне юллыйбыз.
Бүген бәхетебез түгәрәк, дөньяларыбыз мул икән, монда әти-әниебезнең өлеше бик зур. Кайгы-хәсрәтләр туган йортыбызга атлап кермәсен, йортыбызның утлары һәрчак балкып торсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Гел шатлыкта үтсен көннәрең.
Сиңа сөеенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, кыз-улларың.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Касыйм, балаларың Рүзилә, Рүзил, Рөстәм, киленең Ольга, оныкларың Ранис, Алинә, Элина, Денис.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Кичкетаң авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез һәм яраткан бабабыз Рифкать Гыйльметдиновны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Тырыш, алтын куллы, җитмеш төрле һөнәр белүче әтиебезгә озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез. Җор телле, бик тә тырыш, гаиләсе өчен җанын бирергә әзер булган, бик тә ярдәмчел әтиебез белән горурланабыз. Сиңа әниебез белән тигезлектә, балаларыңның, яраткан оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Безгә һәрвакыт ярдәм иткәнегез, сөенеп каршы алганыгыз, кунак иткәнегез өчен бик зур рәхмәт, әткәй.
60 яшьлек юбилееңда
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Гомерләрең озын булсын, әткәй,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң газиз һәм иң кадерле.
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине якыннарың өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, кызларың Гөлнар, Гөлгенә, кияүләрең Марат, Рамил, оныкларың.
****
Кичкетаңда яшәүче кадерле абыебыз Рифкать Мидехәт улы Гыйльметдиновка 1 сентябрьдә 60 яшь тула.
Абыебыз! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, парлы гомерегез бәхетле булсын. Рәхмәт сиңа олы җанлы булганың, балачакта безне үстерергә булышканың, чәчләребезне үреп мәктәпкә озатканың, велосипедка утыртып бөрлегәннәргә йөрткәнең өчен... Киләчәк көнеңдә бала-оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта, Гүзәл апа белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
"Олыгаям" диеп борчылма син,
Тигез тормыш бары бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә күрмә син.
Сине яратып, сеңлеләрең Вәсилә-Валентин, Нәсимә-Альберт, барлык балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев