Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлы булсын гомер бәйрәмнәрегез!

22 сентября 2016, 13:32

59

0

0

КАДЕР-ХӨРМӘТ КҮРЕП ҮТСЕН ГОМЕРЕҢ
Әгерҗедә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез һәм яраткан бабабыз Илдус Гали улы Шәриповны туган көне белән котлыйбыз.
Һәр туган көнгә сөенеп, бәхетле, шатлыклы мизгелләрнең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк булып, тырышып тапкан дәүләтебезнең хәерен күреп яшик тә яшик әле.
Бар дөньяның яхшылыгын телим,
Изгелектә генә уйларым.
Тигезлектә, исән-имин булып
Бәхетле узыйк гомер көзләрен.
Әткәй! Безгә биргән төпле киңәшләрең, ярдәмнәрең, безне яратып үстергәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Алдагы көннәрдә дә уңышларыбызга куанып, оныкларыңны яратып, әнкәй белән тигезлектә, рәхәттә гомер итегез. Авыруга бирешмә, әткәй, янәшәңдә без булганга сөенеп яшә.
Уйлама әле, әткәй, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң матур теләкләр белән әниебез Әлфирә, балаларың Шамил, Гөлсинә-Раниф, Зөлфия-Флүс, онык-оныкчыкларың.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Тирсә авылында яшәүче кадерле әнием, тормыш иптәшем Әлфия Хуҗа кызы Гарифуллинаны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Олы җанлы, кайгыртучан, ягымлы булуың өчен рәхмәт, әни, сиңа.
Озак яшә, әни, авырый күрмә,
Бу дөньяда безгә син кирәк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.
Иң изге теләкләр улың Илшат, тормыш иптәшең Йолдыз, Закировлар гаиләсе.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Көчек авылында яшәүче гаиләбезнең кадерле кешесе Альберт Сәгыйть улы Шиабиевны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле әткәй! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Әтиебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әнкәебез белән хәерле, тыныч гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Сине яратып, балаларың Аидә, Азат, киявең Роберт, киленең Гөлнар, оныкларың Линар, Диләрә, Динар, Таһир һәм әниебез Гөлфия.
КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН
Тирсә авылында яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы булган тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз Рәшит Сөббух улы Яхинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әтиебез гомер буе тырыш хезмәт белән яшәде, безне дә үз үрнәгендә тәрбияләде. Үз эшенең остасы булган, җитмеш төрле һөнәр белүче, хуҗалыгыбызны гөл итеп тотучы әтиебезнең гаиләсе өчен дә янып-көеп яшәве сокландыра.
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче, ныклы терәгем, олы таянычым булган ышанычлы ирем, "балаларым" дип өзелеп яшәүче сөекле әтиебез! Бәйрәмең көнендә сиңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Безне уйлап типкән йөрәгең беркайчан борчу белмәсен. Пар канатларыбыз каерылмасын, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын. Сәламәт, озын гомерле бул, әткәй!
60 яшь ул - әле картлык түгел,
Алда әле туксан, йөзе дә.
Ап-ак карлы кышка ерак әле,
Бүген синдә "алтын көз" генә.
60 яшь ул килгән ашыгып кына,
Биреп булмый сиңа бу яшьне.
Тәнгә сихәт, җанга иман нуры
Бүләк итсен елның һәр көне.
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Рафилә, балаларың Сөмбел-Айнур, Лидия-Рәдүл, Илдар-Илдана, оныкларың Алсу, Илдан, Рәсүл һәм кода-кодагыйларың.
***
Бик тә яхшы күңелле, олы йөрәкле булган улым, туганыбыз Рәшит Яхинны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Рафилә белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, шатлыкларны бүлешеп, тормышның һәр мизгеленә куанып, гаилә учагы җылысында безне шулай каршы алып бәхетле яшәвеңне телибез. Матур эш-гамәлләрең белән ихтирам-хөрмәт яуладың. Күпләргә изгелекләр кылып яшәүче киң күңелле, алтын куллы туганыбыз син. Муллыкта, тигезлектә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Ходай сине саулык-сәламәитлектән аермасын, күңел тынычлыгы насыйп итсен.
Гаиләңне җылытырлык
Ялкын дөрли учакта.
Бар туганнар өчен үрнәк,
Таяныч син һәрчакта.
Сәламәтлек белән шатлык
Юлдаш булсын гомергә.
Яшик туганлыкны саклап,
Гөрләшеп бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән әниең Мөнәвәрә, абыең Рифкать-Фәридә, энең Рәис, Әгерҗедән Сәләховлар гаиләсе.
****
Күршебез Рәшит Яхинны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезнең гаилә белән чирек гасырга якын ут күршеләр булып яшибез. Рәшит тә, Рафилә дә туганнарыбыз кебек бик якын. Эшләр дә, шатлыклар да уртак безнең. Шундый игелекле күршеләребез булганга бик сөенәбез.
Рәшит, 60 яшь - әле ул үткәннәргә борылып карап нәтиҗә ясар чак кына. Алда әле сине матур киләчәк, балалар уңышы, сәламәтлек һәм бәхетле, парлы гомер көтсен. Һәрчак үз көчеңдә бул! Син барыбызга да бик кирәк һәм олы терәк.
Киләчәктә тагын бик күп еллар
Бергә язсын гомер итәргә.
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә.
Күршеләрең Фәнис-Фәридә һәм балалар.
ШАТЛЫК КЫНА БИТ СЕЗ ӨЛӘШӘСЕЗ!
Тәбәрледә яшәүче абыебыз Мөнәвир Әмир улы Хаҗиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гомер үтә, диләр. Син дә матур эш-гамәлләрең белән алтмышыңа килеп җиттең, абый. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, авырмыйча, җәмәгатең Сиринә белән пар канатлы булып озак еллар яшәргә язсын. Син - туганнарга, авылдашларга бик кирәк. Һәрвакыт үз көчеңдә бул, олы йөрәкле, киң күңелле булып кал.
"60 яшем тулды инде" диеп,
Хафаланма, бер дә борчылма.
Бәхетләргә күмелеп озак яшә
Тигез, матур, тыныч тормышта.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап, бергә-бергә
Каршылыйк без килер елларны.
Иң изге теләкләр белән энең Фәнил-Зөлфия, Илнур, кодагыең Зәкия.
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Исәнбайда яшәүче иң кадерле кешебез Рамил Рәшид улы Мусинның 55 яшьлек юбилее. Әткәебез, бабабыз, җәмәгатем, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне, күңелеңнең һәрчак шат булуын телибез. Әткәй, синең тормыштан, эштән тәм һәм ямь табуыңа сокланабыз һәм сөенәбез. Әнкәй белән бәхетле тигез гомер кичерегез. Туган йортыбызда әле күп еллар безне шатланып каршы алырга язсын.
Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Якты таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Иң матур теләкләр белән әниебез Нурия, балаларың Ләйсән-Айназ, Илнара-Фәнил, яраткан оныкларың Диана, Данияр.
ЯКТЫ НУР ӨЛӘШЕП ЯШИСЕҢ
Иж-Бәйкидә яшәүче кадерле әниебез, газиз җәмәгатем, сөекле киленебез Чулпан Илгиз кызы Хаматованы туган көне белән ихлас котлыйбыз.
Гаиләңдә һәрчак уңган хатын, тугры яр, сөекле әни бит син. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен иде. Күңел күгеңне болытлар капламасын, өебез бусагасыннан борчулар атламасын. Алга таба да шулай бер-беребезне аңлап, гөрләшеп яшик.
Күз тимәсен бәхетегезгә,
Фәрештәләр сакласын.
Янәшәңнән сәламәтлек
Һәм куаныч атласын.
Иң матур теләкләр белән әти-әниең Гүзәлия-Вячеслав, җәмәгатең Ришат, бала-
ларың Айназ, Илсаф, Таңсылу, Азалия.
***
Чулпан! Бик тә ачык йөзле, киң күңелле, кечелекле һәм кешелекле булганың, безне һәрчак кочак җәеп каршы алганың өчен яратабыз үзеңне. Һәрвакыт шулай шат күңелле, сәламәт һәм бәхетле бул. Сөекле энебез Ришат белән ул-кызларыгызның уңышларына куанып, тигезлектә яшәгез.
Күк йөзендә Чулпан йолдыз булып
Калыккансың гомер күгендә.
Күңелләргә якты нур өләшеп
Яшисең син дөнья йөзендә.
Бәйрәм теләкләре белән Гөлшат-Радик, Зиләрә, Динә, Ранис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев