Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дания Зәнгир кызы Абзалиеваны гомер бәйрәме белән котлыйбыз

17 октября 2016, 13:28

116

0

0

"Әгерҗе хәбәрләре"газетасында редактор урынбасары булып эшләүче хезмәттәшебез Дания Зәнгир кызы Абзалиеваны гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Хөрмәтле хезмәттәшебез гадилеге, үткен каләме, иҗади осталыгы белән газета укучылар арасында ихтирам казанды. Бай эчтәлекле, кызыклы язмалары район газетасын бизәп тора. Әле озак еллар яраткан хезмәтеңдә илһамланып, дәртләнеп эшләргә, иҗат итәргә язсын.

Хезмәттәшебезгә сәламәтлек, гаилә һәм хатын-кыз бәхете телибез.

Газета - синең язмышың,

Газета- бар булмышың.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә тоташа

Даниянең бар тормышы.

Гәҗитебез чыксын әле,

Гәҗит укылсын әле.

Әгерҗелеләр үз гәҗитен

Тотып утырсын әле.

Шушы матур бәйрәмеңдә

Ниләр әйтик икән тагын?

Бәхетле бул! Һәм гәҗитне дә

Бәхетле ит, Дания ханым!

Ихтирам белән, "Әгерҗе хәбәрләре"ндәге хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев